Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе бинасына 82 млн сумга ремонт ясалган

ТР Мәдәният министрлыгы журналистларга Чаллыда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән биналарны күрсәтте.

Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе мәдәният идарәсенә караган биналар арасында иң авыр хәллесе булган. Әлеге бина «Мәдәният» милли проекты программасына кертелгән. Софинаслау кысаларында акча федераль һәм республика чыганакларыннан бүленгән. 

Ике катлы бинаның фасады җылытылган һәм яңартылган, җылылык, электр һәм вентиляция системасы, сантехника алыштырылган, түбә ябылган. Мәктәпнең 112 урынлык зур һәм 60 урынлык кече заллары бар. Әлеге залларга капиталь ремонт ясалган, җиһаз алыштырылган. 

Музыка мәктәбе 1981 елда ачылган. 1990 елда аңа Салих Сәйдәшев исеме бирелгән. Мәктәп директоры Ольга Абулева ремонтны мәктәпнең юбилеена зур бүләк дип атады. 

Хәзер мәктәп алдында торган зур проблема — аны музыка кораллары белән тәэмин итү. Чаллы мәдәният идарәсе бу юнәлештә эш бара дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев