Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самат Латыйпов: «Әкият сөйләп шахматка өйрәтәм»

Эшмәкәр һәм тренер, 1нче разрядлы спортчы Самат Латыйпов шахмат дөньясы белән ничек мавыгуы, спортның бу төре балага ничек тәэсир итүе турында сөйләде.

Хәзерге заманда  әти-әниләр балаларының һәрьяклап сәләтләрен ачарга омтыла, төрле түгәрәкләргә йөртә. Дистә еллар буе популярлыгын югалтмаган спорт төрләре арасында шахмат та бар. Шәһәрдәшебез, тренер, 1нче разрядлы спортчы Самат Латыйпов белән очрашып, тормышы, шахмат дөньясы, аның балага тәэсире турында сөйләштек. 

– Сез шахматка ничек килдегез?
– Миңа 5-6 яшьләр булгандыр, әти-әнием һәм гаилә дусларыбыз белән беренче тапкыр диңгезгә барган идек. Шунда әтиемнең кичләрен шахмат уйнаганы истә калган. Ә мин кызыксынып күзәтеп утыра идем. Мөгаен, шуннан кызыгып калганмындыр.  Бик хәрәкәтчән идем, кечкенәдән малайлар белән ишегалдында туп типтек. Аннары әтием Чаллының шахмат-шашка клубына алып барды. Тренер Виктор Гончаровка билгеләделәр. Ул дәрес вакытында рәсемнәр күрсәтә, теманы  шигъри юллар аша кызык итеп аңлата иде.  Мавыктыргыч шахмат дөньясына чумганымны сизми дә калдым: аклы-каралы тактада әкият башлана, анда ат та, фил дә җанлана, ферзь (королева) сихри көчкә ия. Патшалыклар сугыш алып бара. Һәм ул әкияттә ни буласын син үзең хәл итәсең. 

– Турнирларда кайчан катнаша башладыгыз?
– Башта без үзара уйнадык, аннары башка тренер командасы белән. Разрядлар алыр вакыт җиткәч, шахмат-шашка клубында һәм башка шәһәрләрдә үткән турнирларда катнаша башладык. Берсендә запас уенчы буларак барырга тиеш идем, тик әллә авырып, әллә башка сәбәп белән бара алмаган малай өчен уйнарга туры килде. Аннан да яхшырак уйнаганымны хәтерлим. Җиңгән өчен тәмле бүләкләр бирделәр. 

– Ничә ел шахмат белән шөгыльләндегез?
– Шахмат-шашка клубында – 7 ел. Аннары без күченеп киттек тә, өйрәнүемне үзем укыган 54нче гимназиядә, тренер – Григорий Кузнецов белән дәвам иттем. 

– Мәктәптән соң да шахмат уйнаудан туктамадыгызмы? 
– Туктадым. Кама политехника институтында (КАМПИ) инженер-икътисадчыга укыганда онытылып торды. Аннары «КАМАЗ»да икътисадчы булып эшләдем. Соңыннан бизнеска кереп киттем. Мин спорт инвентаре белән бәйле өлкәдә шәхси эшмәкәр.  

– Кабат ничек «кайттыгыз»?
– Бервакыт, үтеп барышлый гына тренерымны да күреп чыгармын дип, шахмат-шашка клубына кергән идем. Турнир буласы икән. Язылдым, яхшы гына нәтиҗә белән уйнап чыктым. Шуннан соң шахмат белән кызыксынуым яңадан «уянды».

– Бизнесыгыз уңышлы бара. Шуңа да карамастан, белүемчә, сез инде 7 ел балаларны шахматка өйрәтәсез. Тренерлык эше  сезгә нәрсә бирә?
– Беренчедән, миңа балалар белән эшләү ошый. Уңышларына, җиңүләренә сөенәм. Алар килеп: «Әбиемне, әти-әниемне җиңдем!» – дип горурланып сөйлиләр. Шуннан канәгатьлек хисе кичерәм. Дөрес өйрәтәм икән, дим. Икенчедән, балалар белән үзең дә остарасың. Кайберләре: «Ә болай йөрсәм?» – дип сорый да, уйлана-уйлана яңа юллар табабыз, бу миңа да кызык.

– Кызлар уңышлырак уйныймы, малайлармы?
– Кызлар еш кына аерым бер участок турында уйлап, башка фигураларны игътибарсыз калдыргалый. Малайларда исә логика көчле, алар системалы фикерли, берьюлы бар позицияләрне, ягъни ситуацияне тулаем күрә белә. Шул ук вакытта бик көчле шахматчы кызлар да бар. 

– Истә калган, үзенчәлекле шәкертләрегез бармы? 
– Генийлар бик сирәк очрый, алар шахматны кызык дип тапса, бу шундук күренә:  бала бер әйтүдән өйрәнә, җиңел истә калдыра, тиз ота. Шунысы да бар, аларга да спорт мастеры яки гроссмейстер дәрәҗәсенә ирешү өчен шөгыльләнергә кирәк. Шунысына да игътибар иткәнем бар, еш кына уңышка ирешкән балаларның әти-әниләре дә шахмат уйный, кызлары-улларын үсендереп, ярдәм итеп тора.  

– Һәр тренерның үз эш алымнары, стиле була. Сезнеке нинди?
– Шаяртам, ничек йөрергә кирәклеген кызык итеп, рифмага салып, төрле әкияти образлар аша аңлатырга тырышам. Әйтик, дебют вакытында, ягъни уен башында король – куркак, башка фигуралар артына кача, ферзь – йокы чүлмәге һ.б. 

– Элеккеге еллар белән чагыштырганда бүгенге көн шахмат уенында нинди үзгәрешләр бар?
– Без махсус сәгать белән уйный идек. Вакыты тәмамланган уенчы җиңелгән санала иде. Хәзер йөреш саен вакыт өстәлә һәм отышлы адым ясаучының җиңәргә мөмкинлеге арта. 

– Шахмат уйнавыгыз тормышта ярдәм итәме? 
– Әлбәттә.

– Сүз нинди сәләт, күнекмәләр турында бара?
 – Логика, игътибар, максатыңа омтылу, эшеңне ахырына җиткерү, ситуациядән чыгу юлының дөресме-юкмы икәнлеген алдан сизенү, интуиция... Начар уйнаганнан соң кәеф төшә, билгеле, әмма син анализ ясыйсың, кайсы урында хата ясаганыңны ачыклыйсың. Бу да яхшы тәҗрибә, аналитика  да тормышта бик кирәк. Аннары шахмат мөстәкыйльлекне үстерә. Син уен вакытында барысын да бары тик үзең генә хәл итәргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев