Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәният үзәгендә татар теле буенча курслар ачыла

Өч ай дәресләрне укыганнан соң һәр кешегә КФУ сертификаты тапшырылачак.

Санкт-Петербургта татар теленнән бушлай курслар ачыла.

әресләрне үзәге методисты Алинә Хәйруллина алып барачак.

«Түләүсез дәресләр теләге булган һәркем өчен. Курслар пандемия башланганнан бирле туктатылып торган иде. Быел 27 февральдән башлана. Укулар һәр шимбә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак. Өч ай дәвам итәчәк. Курслар тәмамлангач, Казан федераль университеты сертификаты бирелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алинә Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, укучыларның телне белү дәрәҗәсе ачыкланачак, соңыннан аларны төркемнәргә бүләчәкләр. «Әйдәгез татарча сөйләшик» кебек дәреслек кулланабыз, моннан тыш, дәресләрдә аралашу, фильмнар карау булачак», — дип аңлатты ул.

Курсларга язылырга теләүчеләр Алинә Хәйруллинаның, аlinkhairulina@mail.ru электрон адресына яки +7(951)0611935 телефонына шалтыратып теркәлергә тиеш.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев