Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәрия Нәбиуллина: «Аннары белмәдек дип утырырлык булмасын!»

Чаллы җырчысы, «Манзара» милли премиясе лауреаты Сәрия Нәбиуллина бәйрәмгә чакыра.

Зәй районы Кәрәкәс авылында «Авыл көне» үтәчәк. Аны быел 3 августта оештырырга исәп тоталар. 

– Аның датасы очраклы түгел: авыл халкы белән сөйләшенгән – һәр елны августның беренче шимбәсе. Әлеге күркәм чараны әнием Сәрия Нәбиуллина белән бергә инде бишенче ел рәттән оештырабыз. Әти-әниемнең туган авылында уза торган бу бәйрәм миңа бик якын һәм кадерле. Артистлар кайта, халык рәхәтләнеп уеннарда катнаша, җыр-бию тынып тормый. Коллегам Виктор Агапов бик зур ярдәм күрсәтә, Ренат Әгълетдинов исемле дустым сәхнә куюда булыша, ут, музыкаль бизәлеш өчен җавап бирә. Кирәк-яраклар ташу өчен «Газель» машиналарын да биреп торучы дусларым да бар, – дип сөйләде безгә музыка остасы, популяр тавыш операторы Илсур Нәбиуллин.  

– Бөтен кешене дә чакырып калам. Елдагыча шәп булачак. Килегез, күрегез, соңыннан: «Шундый искитикеч бәйрәм булды» - дип, үз күзләрегез белән күргәнне мактап сөйләрсез, – дип бәйрәмгә чакырып кала җырчы Сәрия Нәбиуллина. 

Кәрәкәс авылы бәйрәмендә танылган артистлар Рөстәм Әсәдуллин, Нәркис Зиннәтуллин, Инзилә Сәлимова, Артур Салихов, Гөлдания Хәйруллина, Римма Никитина да чыгыш ясаячак. Башлана 17 сәгатьтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев