Сарманның Әлмәндәре вафат
105 яшьтә без дә шулай булсак иде...
«Сарман» газетасы баш мөхәррире Альбина Сабирова Карашай Саклау авылының легендасы Зәкия Шәйдуллина турында истәлекләре белән уртаклашты. Сокландыргыч тормыш юлы үткән тыл хезмәтчәне Зәкия Насыйбулла кызына 10 июнь көнне 106 яшь тулыр иде. Тик ул ямьле май аенда елмаеп, мәңгелеккә китеп барган.
«Яше зур булса да, аны мәңгелеккә югалту бик авыр. Зәкия әби белән күрешкән саен, яшәүнең мәгънәсенә тирәнрәк төшенеп, дәртләнеп кайта идем. Олы яшьтә дә рух ныклыгын саклаган, позитив фикерли торган, бар кешегә дә игелек кенә теләгән әби сокландырмый мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомерне дә, аек акылны һәм зирәклекне дә мулдан биргән бит. Аны «Сарман районының Әлмәндәре» дип йөртәләр иде, – дип башлады сүзен Альбина Сабирова Ак әбине сагынып.
«105 яшьлек юбилеена баргач, Аллаһы Тәгаләдән тагын 5 ел сорыйм дигән иде. Соңгы очрашуыбызда озын гомерле булуының сере белән уртаклашты: «Гел хәрәкәттә булдым. Хәзер дә биш вакыт намазымны калдырмыйм. «100 мәртәбә тәһлил әйтсәң, 100 гөнаһың кичерелер», – диелә хәдисләрдә. «Ләә Иләһә илләЛлаһ»ны гел кабатлап йөрергә кирәк, ул – мәңге бетмәс хәзинә. Бервакытта да шуны онытмагыз», – дия иде йөзьяшәр әби».
Зәкия әби, Карашай-Саклау авылында 30 елдан абыстай вазифаларын башкарган, авылдашларын шәригать кануннары буенча соңгы юлга озатуда катнашкан. Мәетне саклап төне буе догалар укып чыккан. Изге эшләре өчен Аллаһы Тәгалә аңа гомер өстәгәндер дә. Ул 100 яшьтән соңгы һәр туган көнен көтеп алган. Ел саен күлмәкләр тектергән. Аларның фасоннары бертөсле, төсләре, бизәкләре генә төрле. Һәр күлмәккә беләзеге, йөзеге булган. Аларны кимичә фотога да төшмәгән. Аның зәвык белән киенүе яшь чагында артист булып йөргән чакларыннан килгәндер. Зәкия әби – 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүген көндә аларның 5се исән. Әбине кызлары сабый баланы тәрбияләгән кебек яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәр.
Соңгы елларда Зәкия әбиебезнең күзләре начаррак күрә башлаган, колагында да ишетү аппараты булган. Шулай да аның үз акылында булуы сөенеч. Яше зур булса да, соңгы көненә кадәр ул кызлары белән белән җитәкчелек итеп, бар эшне контрольдә тоткан. 104 яшендә сыер алдыруы да гаҗәп.
«Көтү кайтканда, капка төбенә чыгып утыра иде. «Эх, үлгәнче, шушы аклы-каралы сыерның сөтен эчәсе иде», – диде. Абыйлар кайткач, әнинең шул сүзләрен әйттем. Шуннан Рафис абый акча җибәрде дә, сыер алдык. Әни һәр көнне шул сыерның сөтен эчте. Әле тикшереп тә тора иде. Ничә литр сөт сауганбыз, ничә литрын дәүләткә тапшырганбыз, ничәсен туганнарга биргәнбез, күпмесен аертканбыз – барысының да җентекләп исәбен алып барды. Күзе күргән вакытта «Сарман» газетасын башыннан алып ахырына кадәр укый, бөтен яңалыкларны, законнарны безгә дә аңлата иде. Аннары инде мәкаләләрне кычкырып укыдык, бер җөмләсен дә калдыртмый, – дип сөйләгән иде кызы Розалия апа.
Шунысын да әйтергә кирәк, газетаның файдасын нык күргән Зәкия әби. Кануннарны даими укып баргач, сугыш ветераны хатынына тиешле фатир алуга да ирешкән.
Яшьлегендә ул клуб, ясле мөдире булып эшләгән, Казанда «Пролетар» заводында бригада җитәкчесе булган, лидерлык сыйфатларын гомеренең соңгы көннәренә кадәр югалтмаган.
Ә бит аның тормышы җиңел булмаган. Ленинград, Мәскәү, Свердлау өлкәләрендә, Казахстанда төрле җирләрдә хезмәт куйган. Уфада
көндез эштә, кичләрен башкортлар белән спектакльләр куеп йөргән. Тегү фабрикасында да эшләгән. Башкортстанда чакта ике үлемнән калган. Шәрләрәмәгә кайткач, исән калуына сөенеп, ясин чыгарткан. Туган якларына кайткач ясле мөдире итеп куйганнар үзен. Ике сменага кырыгар бала тәрбияләгәннәр. Җидешәр бишек асып, күкрәк балаларын караганнар.
Клубта эшләгәндә авылларга барып спектакльләр куйганнар. Шул акчаларга клубка матур чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре алганнар.
«Безнең әти дә бик яхшы кеше иде. Андый кешеләр йөзгә-меңгә бер генә туалардыр. Табигый интеллигент булды. Әнине бик хөрмәтләп яшәде. Әни дә, лидер булуына карамастан, әтине зурлады, безне дә аңа карата хөрмәт белән тәрбияләде. Безнең балалар да әби-бабалары янында үстеләр. Майда каникулга кайтара идек, август ахырында алып китә идек. Шөкер, балаларыбыз барысы да тәртипле булдылар», – диләр кызлары.
Зәкия әбинең ике кызы гаиләләре белән Әлмәттә яши. Алар да әниләрен карашып торганнар. Өлкән кызлары Фәүзия апа Аллаһ юлын сайлаган, кайткан саен, кадерле кешеләренә гомер теләп, ясин чыккан, Коръән укыган. Уртанчысы – Ләйсирәләре 40 елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән, әнисенең сәламәтлеге ныклыгында аның өлеше бик зур.
«Әниебез барыбызны бергә туплап, барлап яшәде. Розалия апага, Лилиягә зур рәхмәт. Алар әнине сабый баланы караган кебек тәрбияләделәр. Без дә төп йортка сөенеп кайта идек, – ди Ләйсирә апа.
Бәрәкәтле гомер итүендә дөрес туклануы, режим белән яшәве дә зур роль уйнагандыр аның. Ул көнне иртәнге намаздан башлаган. Аннары ботка ашап, чәй эчкән. Төшке ашка шулпа ашатканнар, кичкә җиңелчә ризыклар биргәннәр. Әби мунчаны иркенләп керергә, себерке белән чапканны яраткан. Күңеле гел изгелектә, һәрвакыт Аллаһы Тәгалә белән булган. Мәңгелеккә дә иртәнге якта елмаеп китеп барган ул.
Зөлфия ГАЛИМ әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев