Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сатучылар күп, эчүчеләр аз

Узган елда Чаллыда спиртлы эчемлекләр сату нокталары арткан, ә алкоголь эчүчеләр саны кимегән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Госалкогольинспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина хәбәр итте.

2021 елда шәһәрдә 803,9 мең дал алкоголь сатылган. Бу 2020 ел күләменнән 99% тәшкил итә. Гомуми күләмдә аракы 350 мең. дал . Чаллыда спиртлы эчемлекләрне 144 компания 671 кибеттә сата. Шәһәрдә 4,14 млн дал  сыра сатылган. Аның 32%ы Татарстанда җитештерелгән сыра. «Спиртлы эчемлекләр куллану 99% калган. Бу – уңай күренеш. Безнең максат канун кысаларында кулланучылырга тикшерелгән, легаль спиртлы эчемлекләр сату. Россиянең кайбер төбәкләрендә метил спиты һәм башка эчемлекләр кулланып үлүчеләр бар. Бу  контроль булмаудан килә», – диде мэр Наил Мәһдиев. 
Узган ел әйләнештән 2539 литр сыйфатсыз спиртлы эчемлек алынган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев