Сатучы Гөлия Закирова җимешләр сайларга өйрәтә
«Юеш» җимешләрне су белән чылаталар, бераз май белән эшкәртеп алалар», - ди ул.
Унбиш ел җимеш сатучы Гөлия Закирова җимеш сайлау турында гына түгел, базар «закон»нарын да сөйләде. «Шәһәрдә ике сәүдә ноктам бар. Икесе дә зур азык-төлек базарында урнашкан. Тик берсендә сату күпкә әйбәтрәк. Чөнки монда яхшы ит саталар. Базар мөнәсәбәтләре шуңа корылган да: кайда сыйфатлы продукт – шунда халык. Өстәлдә иң төп ризык – ит. Беренче ит алырга килә кеше, аннан калган кирәк-ярагын җыя. Менә монда да итен алып чыгу белән җимешләр алырга тукталалар», – дип сүзен башлады тәҗрибәле сатучы.
Гөлия ханым белән безне «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» таныштырды. Ул яраткан җырчылары Рафил Җәләлиевка һәм Эльмира Гыйльфановага затлы чәйнек бүләк итте. Әйе, асылда җимешләр сатса да, аның сәүдә нокталарында затлы савыт-саба да, тәмләткечләр дә, чикләвек һәм хәлвәләр, хәтта җимештән ясалган букетлар да алырга була. 150дән артык төр продукт, кыскасы.
Гөлия ханымның ярдәмчеләре дә бар. Бер лавкасында кызы Лилия сатса, икенчесендә «племянницам Ләйсән» дип таныштырды ул. «Олыгайдым инде, 23 августта 60 яшемне тутырдым. Үземнең урынга хәзер кызларым эшли. Мин ярдәм итәргә генә киләм, – ди. – Белемнәре булса да, монда эшлиләр. Чөнки кечкенә балалар белән уңайлы графиклы эш табу кыен. Аннары, монда үзләренә дә ошый. Улым Рөстәм бер фирмада баш инженер. Аллаһка шөкер, балаларым башлы-күзле», – дип сөенә Гөлия ханым.
Туган ягы турында да сөйләде ул. Тумышы белән Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылыннан икән. Бу авыл турында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдинов репертуарында җыр да бар.
«Гаиләдә биш бала үстек. Абыйларым да, энем дә осталар. Тышкы яктан өйләрне төзекләндерәләр. Энем өй җиһазлары фабрикасында эшли. Бер абыебыз инде арабызда юк, дүртәү генә калдык. Төп йортта әле әниебез исән, 83 яшьтә. Аллаһка шөкер, туган якларга, әнкәй янына кайтып йөрү үзе бер бәхет», – ди әңгәмәдәшем.
Бераз тормыш юлын да барлап алды Гөлия ханым. Училище бетергән кыз 13 ел «КАМАЗ»да ОТК контролеры булып хезмәт куя. Конвейердан төшкән КАМАЗ кабиналарын тикшерә. Заводта эшләгән елларын бүгенгедәй хәтерли ул. Югары уку йортына да керергә теләгән, тик килеп чыкмаган. Тормышының борма юллары аны җиләк-җимешләр сату эшенә китергән. Үз сәүдә ноктасын булдырган. Аралашучан, ачык йөзле, җырдагыча ак күңелле булганга, үзенә дә шундый ук кешеләр очрап торган. Аларның күбесе хәзер Казахстанда, Үзбәкстанда яши. Әле дә кунакка йөрешәләр. Шуңа да җимешләр турында аеруча күп белә Гөлия ханым.
«Иң яхшысы – коры җимешләр алу. Бу кара һәм сары җимешкә дә, йөземгә дә, финикка да кагыла. Чөнки коры җимешләр берни белән дә юешләндерелмәгән була. Мисал өчен, сары җимеш агачта килеш кибә. Шуңа ул, русчалап әйтсәң, «более натуральный». «Юеш» җимешләрне су белән чылаталар, бераз май белән эшкәртеп алалар. Алай сары җимеш бер-берсенә ябышмый. Сатканда да матур булып тора», – ди тәҗрибәле сатучы.
Чикләвекләрне дә кыздырылганны түгел, кипкәнне алырга кирәк, ди ул. Кыздырылган чикләвек беренче чиратта ашказанына зыянлы. Ә миндальны төнгә суга салып куюың хәерле. Анда кислота бар икән, ул шулай суга чыга. Суда тоткан миндаль тәмлерәк тә, файдалы да икән.
Әстерхан чикләвеген дә ике мәртәбә 10ар секундка кайнар суда тотып алырга кирәк. Шулай иткәндә ул «свежий»лана, яңара. Ә иң файдалы чикләвек – кедр чикләвеге. Ул иң беренче чиратта кешенең иммун системасын ныгыта. Иммунитеты нык кеше – сәламәт кеше!» – ди мөлаем һәм ачык йөзле җимешләр патшабикәсе Гөлия Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев