Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сазлыктагы җеннәр

Әлеге тарихны миңа өлкән картәнием сөйләгән иде, аны үз сүзләре белән бәян итәм.

«Миңа ул вакытта 12-13 яшьләр тирәсе булгандыр. Урман якында гына булганлыктан, җәй айларында без дусларым белән еш кына шунда гөмбә җыярга йөри идек. Заманнар икенче булгач, өлкәннәр, киңәшләр-нәсыйхәтләрен бирсә дә, үзебезне генә урманга җибәрүдән һич курыкмый иде.

Ул вакытларда безнең авылдан күрше авылга урман аша тар гына юл үтә иде. Андагы басуларны да чәчәргә кирәк булгач, әлеге юлны техника үтәрлек итеп киңәйтер һәм таптатып тыгызлар өчен тракторлар китерделәр. Шул юлда эчтәрәк, сазлык башланган җирдәрәк, бик тә сәер, шомлы бер урын бар иде. Юл төзүчеләрнең бер тракторын аннан көч-хәл белән генә тартып чыгардылар, икенчесе исә бөтенләй батты, күздән югалды. Шунлыктан, юлның ул өлешен читтәнрәк урап үткәрделәр.

Күпмедер вакыт үткәч, теге яман сазлыкны искә дә алмый башладылар. Ә ул, чыннан да, әтием сөйләвенчә, бик яман урын булган: анда тереклек тә йөрмәгән, кошлар очмаган да, сайрамаган да, хәтта чикерткәләр, бакалар тавышы да ишетелмәгән. Кайвакыт андагы биек камышлар арасында кемдер басып торган һәм еш-еш сулыш алган кебек тоелган, ләкин туктап тыңлап карасалар, үле тынлык кына җавап биргән. Ул тирәдә булган кешеләрнең кинәт кенә башы авырта башлаган, ләкин ераграк китсәң, ул авыртынулар да кинәт кенә беткән. Шуңа да ул тирәдә яшәүче халык бу урынны «Җен оясы» дип йөртә башлаган…

Халык малны күпләп асрагач, ул чакларда авылдан зур көтү чыга иде. Шунлыктан аны ике кеше – Витька белән Васька көттеләр. Бик булдыклылар иде, мал-туар югалган очраклар булмады. Берәр хайванкайның аерылып калганлыгы ачыкланса, аларның берәрсе аты белән аны эзләргә китә дә караңгы төшкәнче куалап алып та кайта иде. Икесе дә эчештерергә ярата иде, аеруча Витька. «Эчмә, яшел елан башыңа җитәчәк!» – дисәләр дә, беркемне дә тыңламады…

Берсендә көтүне Васька үзе генә алып кайтты. Витька бәрәнләргә җыенган сарык артыннан кире киткән икән. Бик озак көттеләр, караңгы төшә башлагач, ир-егетләр эзләп чыгарга булды. Алар урман юлында көтүченең атын да, бәрәнләгән сарыкны да тапкан, ә Витька юк икән. Ике төркемгә бүленеп, юлның ике ягыннан берьюлы эзләргә булганнар.

«Җен оясы» сазлыгына барып җиткәч тапканнар бахыркайны. Йөзе агарынып каткан, өс-башы пычрак, куллары, иреннәре калтырана, аяк киеме юк, ә үзе нәрсәдер әйтергә тырыша икән. Аны бу хәлдә күргән ирләрнең үзләренең коты очкан. Аны олы юлга алып чыкканнар, сөйләндерергә, тынычландырырга тырышканнар, ләкин моның бер файдасы да булмаган. Авылга алып кайткач, фельдшерга алып киткәннәр, анысы укол кадаган, Витька аффект хәлендә, бик зур тетрәнү кичергән, дигән.

Бераз вакыт үткәч, көтүчебез, әлбәттә, тынычланды, үз хәленә кайтты һәм үзе белән сазлыкта ниләр булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Башта ул «Җен оясы» ягыннан сарык тавышын ишеткән, әмма ул тарафка барырга курыкканлыктан, сумкасындагы шешәсен тартып чыгарып, «батырлык өчен» голт-голт йотып алган. Шуннан камышлар арасына кереп киткән, ләкин анда күпме генә тыңласа да, сарык тавышы башкача ишетелмәгән.

Аннары килгән ягына чыгарга борылуы булган, камышлар арасында яман гырылдык тавыш ишеткән! Шуннан теге коточкыч тавыш көчәйгән, аңа чучка чинаган, эт өргән, бүре улаган кебек тавышлар кушылган, аннары ул, камышларны изеп-сытып, якыная башлаган! Бахыр, коты очып, олы юл ягына йөгерим, дисә, аяклары таш булып катканлыктан, егылган. Шуннан соң ул, суда пычтырдый-пычтырдый, камышлар өстеннән шуышырга маташкан, җитмәсә, аягыннан кемдер тарткан сыман тоелган! Арытаба ни булганын хәтерләмим, ди. Камышлыктан чыкканын, ләкин теге тавышның һаман аның артыннан калышмавын онытмаган…

Әлеге хәлләрдән соң авыл халкы әле бик озак, «яшел елан»нан күзгә әллә ниләр күренүе ихтимал, дип көлеп сөйләнеп йөрсә, өлкәнрәк яшьтәгеләр, Витьканы сазлыктагы җен-шайтаннар үзләре янына сөйрәп алып кереп китәргә маташкан, дип пышылдашты. Ләкин Витька барыбер бик кызганыч, әлеге маҗарадан соң ул тагын да ныграк эчә башлады һәм кышка дөнья куйды... »

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев