Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Беленков: «Чаллыда чүп-чар музее булдырырга телим!»

Эшеннән китеп, тотылган кием-салым җыючы активист белән әңгәмә.

Ул бер ялсыз эшли. Хезмәт хакы да алмый. «Андыйлар бармыни?» диярсез. Бар икән шул. Ул – Чаллы егете Сергей Беленков. Аның белән таныш булуыма инде ике ел.

Чаллының 48/20 йортында газ шартлаган вакыт. Шәһәр зыян күрүчеләргә ярдәм итү юлларын эзли. Шунда Сергей да «Авыр хәлдә калганнарга кием-салым белән булышам» дигән белдерү белән чыкты. Мин, журналист буларак, кызыксынып аның янына бардым. Кечкенә бүлмәдә утыра. Идәндә ике пакет. Ашыга-ашыга кеше биргән пальто, куртка, чалбар, ир-ат күлмәкләрен чыгарып күрсәтә башлады. Дөресен әйткәндә, күбрәк кешене киендерерлек кием булыр дип күзаллаган идем. Ул акланырга теләп: «Мин әле эшемне башладым гына. Шушы көннәрдә сертификат алдым. «Хәер» хәйрия үзәге дип атала», – дип документларын күрсәтте. Шушы көннәрдә Сергей Беленков белән кабат очраштым. Халыктан җыелган кием-салым хәзер 3-4 бүлмәгә дә сыймый. Тау булып өелгән. 

Тотылган киемнәр өчен контейнерлар 
Сергей һөнәре буенча инженер-программист. Күп еллар сату өлкәсендә эшләгән. Ислам динен кабул иткәч, хәйрия белән ныклап шөгыльләнергә уйлый. Әмма иске кием җыеп, халыкка тарату теләген Сергейның туганнары да, дуслары да хупламый. Шәһәрдәшебез үгетләүләргә колак салмый. 
Тора-бара иганәчеләр ярдәмендә ул контейнерлар сатып ала. Андыйлар Мәскәүдә һәм Казанда гына бар. Аларны биш урында – «Арзан», «Сити Молл», «Алтын Ай», «Глобус» сәүдә үзәкләрендә һәм ГЭС бистәсендә Универсам янында урнаштыра. Киемнәрдән тыш, контейнерларда текстиль, аксессуар, сумка, баш һәм аяк киемнәре дә калдырып китәргә мөмкин. Хәтта китап, уенчыклар да салырга ярый. Иң мөһиме – чиста-пөхтә булсын. 
«Җыелган әйберләр арасыннан яхшыларын сайлап, мохтаҗларга таратабыз. Боровецк чиркәвенә дә илтеп тапшырдык. «Навигатор успеха» социаль үзәгенә дә һәрдаим илтеп торабыз. Соңгы вакытта махсус хәрби операция барган республикаларда яшәүчеләргә дә җибәрдек», – ди Сергей Беленков.

Бик таушалган киемнәрне хайваннар приютына да илтеп бирәләр. Алар эт-песиләр астына җәю өчен тотыла. Чүпрәк-чапракларның калган өлеше эшкәртүгә озатыла. Гадәттә Люберцы һәм Иваново шәһәрләренә җибәрәләр. Анда алардан матрац, идән юу чүпрәкләре ясыйлар.
«Мохтаҗ кешеләргә дә ярдәм итәбез, табигатьне дә саклыйбыз. Иске киемнәрне ташламыйча, яңа сулыш бирәбез», – ди Сергей. Чынлыкта да шулай. Январь аеннан Сергей Беленков 20 тоннадан артык кием-салым җыюга ирешә. Контейнерлар көн саен тулып тора, ди. Хәзер инде үзе генә җитешми – 10лап кеше ярдәм итә. «Алар булмаса, нишләр идем микән?!» – ди ул. Шулай да Сергей моның белән генә чикләнергә уйламый. Аның контейнерлар санын тагын да арттырасы килә. Грантлар алу өчен ул төрле инстанцияләргә хатлар яза. 

«Байлар да киемнәрен алмаша» 
Сергейның тагын бер проекты бар. Ижау тәҗрибәсен өйрәнеп, шәһәрдә ул «Әйдә, алмашабыз!» СВОП-маркеты ачты. «Чаллы халкы арасында «Тотылган әйберегезне башкаларга бүләк итәр идегезме?» дигән сорауга сораштыру үткәрдек. Шәһәрдәшләрнең 8 проценты «әйе» дип җавап бирде. 40 проценты «алмашыр идек» диделәр. Ижауда «Әйдә, алмашабыз!» дигән СВОП-маркет, ягъни кибет эшләп килә. Без дә шәһәрдә шундый ук маркет булдырырга кирәк дигән фикергә килдек», – ди Чаллы активисты. 

«Әйдә, алмашабыз!» проектының кагыйдәләре гап-гади. Кирәкмәгән кием яки әйбереңне алып килеп бирәсең, сиңа СВОП-билгелиләр (ягъни балл). Күбрәк һәм яхшырак әйберләр алып килсәң, баллар да күбрәк бирелә. Җыелган баллар белән үзеңә башка әйбер сайлап алырга мөмкин. 
«Безгә ниләр генә алып килмиләр! Таба, утюглар, хәтта вай-фай роутерлары да бар. Аларын бик тиз эләктереп алалар. Шулай ук табигый таштан бижутерияләр дә калдырып китәләр. Анысы да киштәдә озак ятмый. Аdidas кебек брендлы киемнәр дә бар. Кызыклы китаплар, уенчыклар», – дип сөйли СВОТ-маркет администраторы Татьяна Котова. 

Мондагы кием-салым! Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым-аерым киштәләр. Бер якта – балалар почмагы. Каешлар, аяк киемнәре. Хәтта туй күлмәгенә кадәр бар. Араларында өр-яңа киемнәр дә очрый. Чын кибеттәге сыман. Сайлап кына ал! 
«Әйберләр белән алмашырга бөтенесе дә килә. 14 яшьлек мәктәп укучылары да, «Мерседес», «BMW» кебек затлы машиналарда йөрүчеләр дә! Бу кешенең акчасы юк дигәнне аңлатмый. Ул киемне исраф итми дигән сүз», – ди Сергей. СВОПлары булмаган кешеләр акчалата да сатып ала ала. Бәяләре арзан. Айның һәр соңгы якшәмбесендә дармарка уза, ягъни сәгать 11.00дән 16.00гә кадәр күп товарларны бушлай өләшәләр. 

«Әйдә, алмашабыз!» проекты шул ягы белән уңайлы: ул кешегә кирәкмәгән әйберләреннән җиңел котылырга ярдәм итә. «Күбесе киемнәрен жәлләп саклап ята. Ә болай алмашканда үзең дә буш калмыйсың», – ди әңгәмәдәш. 

«Хәйрия белән шөгыльләнү өчен эшемнән киттем»
Сергей волонтёрлар белән балалар йортларына, тернәкләнү үзәкләренә дә ярдәм итә. Әйтик, Минзәләнең мәктәп-интернатына ремонт ясарга булышканнар. Кама балалар медицина үзәгенә стоматология җайланмасын сатып алуда ярдәм иткәннәр. Узган ел иганәчеләр ярдәмендә 7 млн сум акча җыелган. Хәйрия эше күп вакытны ала. Шуңа күрә январь аенда шәһәрдәшебез төп эшеннән китәргә мәҗбүр булган. 
Хәзер Сергей Чаллыда «Чүп-чар музее» проекты өстендә эшли. Ул да изге гамәлне – кешеләрне, табигатьне саклау мәсьәләләрен күтәрүне күздә тота. 

 

Телеграм - ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия