Сергей Беленков: «Ислам динен кабул иткәч, тормышым үзгәрде»
Рус егете инде 6 ел буе намаз укый.
Сергей Беленков – Чаллыда иң актив волонтёрларның берсе. Бер ялсыз эшли. Үзе дә: «Гаиләмне бик сирәк күрәм», – ди. Шәһәрдәшебез бүгенге көндә «Хәер ярдәм үзәге»н җитәкли. Кешеләрнең иске киемнәрен җыеп, кияргә яраклыларын мохтаҗларга, начарларын эшкәртүгә җибәрә. Моннан тыш, Чаллыда «Әйдә, алмашабыз!» проектын да тормышка ашыра. Шулай ук төрле хәйрия чаралары да оештыра. Эшчәнлеге турында кыскача шул. Максатым – Сергейның үзе белән таныштыру. Шәһәрдәшебез ислам динен кабул иткән. Намаз укый, ураза тота. Исеме дә хәзер аның Сөләйман.
– Ислам диненә ничек килдең, сөйләп кит әле.
– Мин православие динен тотучы гаиләдә туып үстем. Хәтта Израильдәге изге җирләрдә булып кайттым. Иордан елгасында да булдым. Православие диненә якын идем. Библияне яхшы өйрәндем. Шулай берчак кулыма Коръән китабы килеп керде. Аны тулысынча укып чыктым. Бөтен сорауларыма җавап таптым.
– Нинди сораулар тынгылык бирми иде соң үзеңә?
– Яшәеш белән бәйле сораулар. Кем мин? Бу дөньяга ни өчен килгәнмен? Бу галәм нинди максат белән яратылган? Безнең Илаһыбыз кем? Әлеге сораулар башымнан чыкмый иде. Укымаган китап калмады. Уйланулар... Дөньяның асылын, кешелек яшәешенең максатын аңладым, Әлхәмдүлилләһ.
– Ислам турында кайдан өйрәндең?
– Китаплар укыдым. Интернет аша өйрәндем. Видеолар карадым. Хатынымның намаз укучы туганнары да киңәшләр бирде. Үз тырышлыгым белән гарәп алфавитын үзләштердем. Хәзер авырлык белән булса да Коръән укыйм.
– Ислам динендә үзеңне ничек хис итәсең?
– Күңел тынычлыгына ирештем. Мәчеттә миңа рәхәт, тыныч.
– Якыннарың, дусларың бу адымыңны ничек кабул итте?
– Әни каршы килде. Туганнар да: «Нәрсәгә кирәк сиңа, болай да әйбәт яшисең бит инде!» – дип шелтәләделәр. Әмма мин үзсүзле кеше. Башыма берәр уй керсә, барыбер үземчә итәм. Соңыннан әни (хәзер инде ул мәрхүм) күнекте бугай, ислам динен кабул иткәнгә каршы килми башлады. Үзгәрүемне күргәч сөенде генә.
– Ислам динен кабул иткәч, үзеңдә нинди үзгәрешләр сиздең?
– Сабыр булырга өйрәндем. Холкым үзгәрде. Яман сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән тыела башладым. Аннан соң начар гадәтләрем дә бар иде. Ара-тирә исерткеч эчемлекләр куллана идем. Дус егетләр компаниясе белән клуб, күңел ачу урыннарында йөрергә ярата идем. Хәзер миңа болар кызык түгел. Миңа тыныч тормыш ошый. Компанияләр белән йөргәнче, көнемне гаиләм белән үткәрсәм миннән дә бәхетле кеше юк.
– Син өйләнгәнме?
– Әйе. Тормышым иптәшем Ләйсән исемле. Милләте буенча татар. Өч кызым бар, Әлхәмдүлилләһ. Өченчесенә нибары ай ярым. Зәйнәп дип исем куштык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең оныгы да шундый исемле булган. Балаларны дин кануннары буенча үстерәбез. Хатыным да намаз укый.
– Исламны кабул итүеңә ничә ел?
– Күптән инде. Әмма намазны алты ел элек кенә укый башладым. Рухи яктан үземне әкренләп әзерләп килдем. Тордым да намаз укый башладым дип әйтә алмыйм. Аның өчен вакыт кирәк булды. Ялкаулык та үзенекен итә иде. Уразаны да шул вакыттан бирле бер көнен калдырмыйча тотам. Тормыш иптәшем намазны миннән бераз соңрак укый башлады. Яулыкны да күптән түгел генә япты, Әлхәмдүлилләһ. Раббыбыз балаларыбызны да туры юлдан алып барырга насыйп итсен.
– Ураза тотуы авырмы?
– Беренче елны бик җиңел бирелде. Хәзер беренче өч көнендә генә организм каршы килә, ияләшә алмый. Әмма барыбер күнегә. Рамазан ач тору түгел, начар уйлардан, гамәлләрдән дә пакьлану бит. Изге айда сабыр булырга, күбрәк изге гамәлләр кылырга кирәк.
– Хыялыгыз нинди?
– Хаҗга бару, ИншәАллаһ. Бөтен тәкъва мөселманнар хыялыдыр ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев