Сергей Когогин – иҗтимагый совет рәисе
«Татар-информ» хәбәр итте.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп сайланды. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасында хәбәр иттеләр.
Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең икътисади сәясәт һәм конкурентлыкка сәләтлелек идарәсе идарәче директоры Мария Глухова, «Эшлекле Россия» рәисе урынбасары Антон Данилов-Данильян һәм «Киләчәк технологияләрен үстерү үзәге» директоры Илья Семин рәис урынбасарлары булды.
Иҗтимагый совет утырышында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев