Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Сергей Когогин Санкт-Петербургка «КАМАЗ-рефрижератор» руле артында барды

Ул халыкара икътисадый форумда катнаша.

Бүген «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Петербург халыкара икътисадый форумына автогигантта ясалган йөк машинасында килде. Ул «КАМАЗ-рефрижератор» машинасын М-11 трассасыннан алып барды. Юлның бер өлешендә яның янында «За рулём» журналының баш мөхәррире  Максим Кадаков та барды. Аннары аның урынын «Дикси» төркеменең логистика буенча директоры Геннадий Богданов алды.
Г.Богданов җитәкләгән компаниягә әлеге рефрижераторны тапшырдылар. «Машина ретейл һәм азык-төлекне илтеп бирүне күз уңында тотып эшләнгән», – дип хәбәр итте автогигантның матбугат хезмәте. 
Фото «КАМАЗ» ГАҖның матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сергей Когогин «КАМАЗ» ГАҖ