Сезгә нинди төшләр керә?
"Яндекс" эзләү системасы россиялеләрнең нинди төшләр күрүен тикшергән. Төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең төшләре дә бер-берсенә туры килми икән. Атна саен 500 мең кеше төшләрен юрау өчен эзләү системасын эшкә җиккән. Кешеләр төшләрендә мәрхүмнәрне күреп бимазалана икән, кеше үлемен, балык, елан, эт, песи, күселәр күреп саташа.
Су, көмәнле булу турында кызыксынып язучылар күп булып чыккан. Төшләрнең төбәк буенча да үзенчәлекләре бар икән. Мәсәлән, Вологда, Кострома, Иваново өлкәсе белән Чуашстан кешеләре, төшкә кергән камыр ризыгын ничек юрарга, дип сорыйлар, чиләбеләрнең төшенә метеорит керә, Кырым һәм Кавказ яклары кешеләре йоклаганда диңгез дип хыялланса, Санкт-Петербург кешеләре төшенә метро керә икән. Ә сез нинди төшләр күрәсез? Юраганыгыз юш киләме?
Хәния ФӘРХИ, җырчы:
- Барлык күргән төшләрем рас килә. Кызганычка, шулай. Иртәнге якта күрәм. Мәрхүм булган якыннарымны күрсәм, начар хәбәр көт тә тор. Абыем үлгәндә дәү әнине күрдем. Ул биеде. Энем үләр алдыннан абыемны кара киемнән төшемдә күрдем. Апа китәр алдыннан да нәкъ шулай булды. Ярсып уяндым бер көнне. Анысы да абыемның үлеменә кисәтү булды. Шушы көннәрдә аны авылга алып кайтып җирләдек. Әнигә никадәр кайгы. Бик хәсрәтле чакларым, авыр кабул иттем.
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы:
- Беләсезме, Мөхәммәт Мәһдиев үзенең барлык төшләрен аерым дәфтәргә яза иде, аңа бик зур әһәмият бирде. Мин дә төшләргә игътибар бирәм, "Албастылар илендә" әсәремне төшемдә күреп яздым дип әйтсәм, һич арттыру булмас. Төсле итеп тә күрәм! Гадәттә иртәнге якта йокылы-уяулы, ярымтөш кебек вакытта төрлесе була, мин анда күргән образларны, вакыйгаларны теркәп барырга тырышам, чөнки алар бик тиз онытыла. Төшләремне кешедән юратмыйм, үзем өйрәндем. Төштә бер әйбер күрсәм, өндә нәкъ киресе була. Мәсәлән, әниемне елаган килеш күрсәм, чынында шалтыратсам, шат күңелле була, төшемдә күтәренке кәефле итеп күрсәм, авырыбрак киткәне ачыклана. Төш ул - билге, ым-ишарә, аңа игътибар итәргә кирәк.
Җәлил ФАЗЛЫЕВ, Татарстан баш казые:
- Төшләр күрмәгән кеше юктыр ул. Мин күрәм, төрлесе була, хикмәтле төшләр дә күрәм. Әмма аларны сөйләмим, үзем дә белгәне җиткән. Төш күрәләр дә пошаманга калалар, куркалар, хәзер нишләмәк кирәк дип хафаланалар, әмма Аллаһы Тәгалә үзе хәл итә ул. Төшнең 40 еллыгы да була, аны көтеп борчылып гомер уздырыргамы? Кирәкми. Миннән төш юрарга сорыйлар, тынычландырып кайтарып җибәрәм. Кеше намазлы булырга, бер дә ялган сөйләмәскә, төнге намазны укырга тәһарәтле килеш йокларга ятарга кирәк. Менә шул очракта гына төшләр рас килә.
Зилә ИДРИСОВА, эшмәкәр:
- Ышанырсызмы, юкмы, әмма бүген төшемдә "Идегәй" дастаныннан "И Идел-йорт, Идел эче имин йорт, атам кияү булган йорт, иелеп тәзем кылган йорт" дигәнне елый-елый укыдым. Мин шигырьләрне ул кадәр яттан белми дип йөри идем, әмма төшемдә рәт-рәт тезеп киттем. Ник елаганмын - белмим. Бүгенге татарның хәле турында уйлап йөргәнгә күрә төшкә шулай булып кергәнме - әйтә алмыйм. Башымдагы, күңелемдәге уйларым төштә дә калдырмый икән дип уянып киттем. Әмма кызык булып китте. Төшләрне юратканым булмады, теләмим дә. Аллаһы Тәгалә хозурына калдырам. Алдан белсәм дә, нишлим? Барыбер Ходайдан узып булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев