Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сезгә дә шалтыратырга мөмкиннәр! Мошенниклар 3 хатын-кызны фатирсыз калдырды

Чаллыда телефон аша алдау очраклары ешайды.

“Исәнмесез. Мин банк хезмәткәре. Сезнең исемнән зур суммага кредит алдылар. Акчаларыгызны салдырмакчы булалар...” Мошенниклар хәзер шундый схема буенча эшли. 

Аларның тозагына 55 яшьлек хатын-кыз эләгә. Ничек ышанмыйсың?! Мошенник үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Җитмәсә, икенчесе хокук сакчысы булып шалтыратып, башын бутый. Янәсе берьюлы 3 банктан кредит алынган. Проблеманы хәл итү өчен кабат кредит алып, акчасын махсус счётка җибәрергә тәкъдим итәләр. Пенсионер исә күп уйлап тормый - 3 банктан 600 мең сумлык кредит ала. 

Моннан тыш, әлеге шәһәрдәшнең ике кызы да алдана. Берсе – 400 мең сум, икенчесе 1 миллион ярым кредит ала.  

Мошенниклар нинди генә һәйләгә бармый: салым инспекциясенә документларга җыярга, ИП яисә ҖЧҖ ачырга кушалар. Хәтта кредитны каплау өчен уртак фатирларын да саттыралар. Үзләре үк сатып алучыны таба, документларны рәсмиләштерә. 

Нәтиҗәдә, хатын-кызлар үзләре дә сизмәстән фатирсыз кала. Алар бакчада яши башлый. Шунда гына күршеләре мошенниклар тозагына эләккәннәре турында белдерә. Алар хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мошенникларны эзли. Аларның Мәскәү, Ленинград өлкәсе һәм Татарстаннан шалтыратулары билгеле. 

Мошенникларга 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев