“Шатлык” ның уңышлары зурдан
Шәһәребезнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулыйлар. ГЭС бистәсендә урнашкан "Шатлык" балалар бакчасы шундыйларның берсе. Әлеге бакча 2015 елда республика бәйгесендә җиңү яулаган иде, быел да рейтинг буенча республикада алдынгылар сафында.
Илүсә Гаманова җитәкчелегендәге әлеге бакчадагы 13 төркемгә 320 бала йөри. Аларның 4се татар төркеме, ә 3 төркемдә балалар инглиз теле мохитендә тәрбияләнә. "Бездә тәрбиячеләрнең күпчелеге татар, инглиз, урыс телләрен камил белә. Балалар бездә өч тел буенча мәктәпкәчә белем ала, шуңа күрә бакчага балалар җыюның авырлыгы юк,- ди Илүсә Өлфәт кызы.
"Шатлык" балалар бакчасы 2015 елда билингваль белем һәм тәрбия буенча республика бәйгесендә җиңде, Каюм Насыйри исемендәге премиягә дә лаек булды. Биредә эшләүче 30 педагог балаларга ныклы тәрбия һәм белем бирү юнәлешендә кулга-кул тотынып эшли. Педагогларның 80%тан артыгы югары белемле. Нинди генә бәйге игълан ителсә дә, коллектив бердәм булып катнаша. Бер-берсенә ярдәм итә. Шуңа күрә нәтиҗә һәрвакыт матур була. "Шатлык" ның тәрбиячеләре "Ел тәрбиячесе" бәйгеләрендә уңыш казанса, балалар "Татар малае", "Татар кызы" конкурсларында ел саен җиңеп, әти-әниләрен сөендереп, бакчаның горурлыгына әйләнәләр. Әле шушы көннәрдә генә "XXI гасыр йолдызчылары" бәйгесендә татар биюе башкарып беренче урын яулаганнар. Былтыр әлеге мәртәбәле бәйгедә икенче урында булганнар.
"Шатлык" балалар бакчасына йөрүче балалар "Энергетик" мәдәният сараенда узган һәр чарада актив катнашып, Комсомол районында үткәрелгән бәйрәм-кичәләрнең матур бизәге булалар. Язучыларның юбилейларында татарча матур итеп шигырьләр сөйләүчеләр дә, дәртле биюләр, матур җырлар башкаручылар да алар. "Әти-әниләр тарафыннан аңлау булмаса, без балаларны концертларга йөртә алмас идек. Тәрбиячеләребез дә мәдәни чараларга балаларны йөртүгә каршы түгел. Кыскасы, без әти-әниләр, тәрбиячеләр белән бергәләп уртак максат, балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен тырышабыз," - ди Илүсә ханым. Балалар "Көмеш кыңгырау" газетасы редакциясенә, шәһәр китапханәсенә, юбилей кичәләренә йөриләр, "Күңел" радиосында кунакта булганнар.
Бүгенге заманда буш грамота белән генә беркемне дә эшләтеп булмый. Илүсә Гаманова билингваль бәйгедә алган 1 миллион сумнан, иң яхшы бакча бәйгесендә ике тапкыр җиңгән өчен 500 мең сум акчадан хезмәтләреннән чыгып, педагогларга, тәрбиячеләргә премия биргән. Җитәкче хезмәткәрләре турында горурланып сөйли. Нинди генә бәйгедә катнашсалар да, җиңү яулыйлар алар. Педагогия коллективлары арасындагы спартакиадада "Шатлык" хезмәткәрләре волейбол, теннис, йөзү буенча әйдәп баралар.
Тәрбиячеләр - Гөлчәчәк Гумирова, Анастасия Рәхмәтуллина, Марина Лелякова, Элмира Әхтәмова, Эльвира Тимашева, өлкән тәрбияче Регина Муратова коллективның горурлыгы. Кухня хезмәткәрләре Эльвира Гареева, Наталья Морозова, Зинаида Гайфуллина, Лидия Смирнова, Алена Драпезаның да хезмәтләре хөрмәткә лаек. Өлкән шәфкать туташы Александра Ярмөхәммәтова да тәрбиячеләр белән кулга-кул тотынып эшли. Бакча ачылганнан бирле эшләүче тәрбиячеләр Татьяна Корсакова, Нурзилә Сахибҗанова, Гүзәл Хәкимова, Венера Әюпова, Нурзия Мөхәммәтдиновага, баш хисапчы Розалина Борисова, кадрлар белән эшләүче Зуляра Кошелевага, хуҗалык эшләре мөдире Гөлфизә Курамшинага рәхмәтле бакча директоры. "Завхозыбыз һәр туасы көн өчен кайгыртып, бөтен якны барлап тора", - ди Илүсә ханым.
Педагоглар һәрдаим камиллеккә омтылалар. Шушы көннәрдә генә 8 педагог беренче категория буенча аттестацияне уңышлы үткән.
"Шатлык" 64нче прогимназия һәм 10нчы мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә тора. Бакчада тәрбияләнүчеләр мәктәпләргә барып чыгыш ясап кайтсалар, укучылар каникул вакытларында бакчага килеп тәрбиячеләре белән сөйләшәләр, аларга булышалар икән.
ГЭС бистәсендәге "Шатлык" балалар бакчасы турында ата-аналар да яхшы фикердә: "Кызым да, улым да шул бакчага йөрде. Биредә тәрбиячеләр, педагоглар әйбәт. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә. Тәмле ашаталар, балаларга игътибар зур, тәрбия һәм белем бирү сыйфатлы. Әти-әниләр белән тәрбиячеләр бәйрәмнәрне бергәләп уздыралар, бәйгеләрдә бергәләп катнашалар. Бу бакча дус, тату гаилә кебек. Шуңа балаларым өчен һәрвакыт җаным тыныч булды. Кызым яңа шәһәрдә яшәү сәбәпле, оныгымны бу бакчага йөртә алмыйбыз инде, менә шунысы кызганыч", - ди ГЭСта яшәүче Венера ханым. Бүгенге заманда ата-аналардан мондый җылы сүзләр ишетү мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен югары бәя. "Шатлык" хезмәткәрләренә мондый җылы сүзләрне ата-аналар да, Комсомол районындагы мәдәният учреждениеләре вәкилләре дә, мәктәпләр дә, биредә тәрбияләнеп чыккан балалар үзләре дә еш әйтәләрдер, мөгаен. Заман белән бергә атлап, балаларга татар, урыс, инглиз телендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче бакча коллективы моңа лаек.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев