Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шекспир исемендәге премия лауреатлары

Халыкара "Алтын каләм" әдәби конкурсына 2014 ел өчен йомгак ясалды. Ноябрь башында Мәскәүдә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында шәһәрдәшебез, Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университеты филиалының өлкән укытучысы, Театр сәнгате мәктәбенең бүлек мөдире шагыйрә Зөләйха Минһаҗева да бар. Ул "Рус шагыйрьләрен татар теленә югары дәрәҗәдә тәрҗемә иткән өчен" номинациясендә...

Халыкара "Алтын каләм" әдәби конкурсына 2014 ел өчен йомгак ясалды. Ноябрь башында Мәскәүдә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында шәһәрдәшебез, Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университеты филиалының өлкән укытучысы, Театр сәнгате мәктәбенең бүлек мөдире шагыйрә Зөләйха Минһаҗева да бар.

Ул "Рус шагыйрьләрен татар теленә югары дәрәҗәдә тәрҗемә иткән өчен" номинациясендә җиңү яулап, Шекспир исемендәге премия лауреаты булган, алтын медаль беркетелгән диплом белән бүләкләнгән. Дөньяның 70 иленнән 30 меңнән артык кешене җәлеп иткән әдәби конкурска Зөләйха Мөхитовна тәрҗемәләрен электрон вариантта җибәргән булган.

Җиңүчеләр арасында тагын ике шәһәрдәшебез - шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина, шулай ук шагыйрь Роберт Миңнуллин да бар. Әлфия Мирзануровна тәрҗемә өлкәсендәге уңышлары өчен көмеш медальле диплом белән бүләкләнгән. Вера Петровна 30дан артык авторның әсәрләрен ике телдә САД (современные авторы детям) сериясендә китап итеп чыгарган өчен иң югары бүләккә - "Алтын каләм"гә лаек булган. Роберт Миңнуллин Зөләйха Минһаҗева белән бер номинациядә, шундый ук алтын медальле диплом иясе булган.

"Бер генә илдән дә, бер генә төбәктән дә мондый күп бүләкләнү булмады. Бу безнең Татарстаныбызга, Чаллыбызга зур мәртәбә, шәхсән үзем өчен исә көтелмәгән дәрәҗәле бүләк", - ди Зөләйха Мөхит кызы. Мәскәүдә үткән бүләкләү тантанасында ул бүгенге татар әдәбияты турында шигърият, проза, драматургия буенча чыгыш та ясаган.

Башкалада шәһәрдәшебез төрле илләрдән килгән конкурсантлар белән танышкан, дуслашкан. Зөләйха ханымның әкиятләрен немец теленә тәрҗемә итеп чыгару өчен хәтта Германиягә алып киткәннәр. Бүләкләү вакытында ул Австралиядә яшәүче ханым белән танышкан булган. Хәзер ул Зөләйха Минһаҗеваның татар мифологиясе буенча язган легендаларын электрон почта аша соратып алган, ә үзенең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү өчен Чаллыга җибәргән.

Бәйге җиңүчеләрен ихлас котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев