Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шома юлдан чабабыз

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында М-7 "Идел"-Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды. Юлны төзекләндерү 2013 елда Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында башланды. Ул IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Юлның яңа участогы 5,414 километрны тәшкил итә. Юл...

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында М-7 "Идел"-Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды.

Юлны төзекләндерү 2013 елда Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында башланды. Ул IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Юлның яңа участогы 5,414 километрны тәшкил итә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 347 сигнал баганасы, 57 юл билгесе, металлдан 900 м барьер коймалар куелды, 1243 кв. метр мәйданда юл тамгалары төшерелде. Шулай ук 7 төшү юлы төзелде, шул исәптән, Сарайлы торак пунктына. Эшләрнең генподрядчысы - "Татавтодор" ААҖнең Чаллы филиалы, проект төзүчесе - "Татдорпроект" ААҖ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X