Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр көне уңаеннан мэр Наил Мәһдиевның котлавы

Быел без шәһәребезнең 91 нче туган көнен билгеләп үтәбез. Ул Яр Чаллының үткәнен һәм бүгенгесен, аның тарихын һәм хәзерге заманын берләштерә. Кама буенда урнашкан кечкенә генә шәһәрчекнең язмышын илнең сәнәгать үзәгенә әверелдергән гаять зур төзелеш билгеләде.

Биредә ярты гасырлап элек дөньяда иң зур автомобиль заводы һәм заманча шәһәр төзелеше башланды. Бу объектларны кыска вакыт эчендә сафка бастыручыларның күбесе, хезмәт батырлыгының югары үрнәкләрен күрсәткән кешеләр буларак, шәһәр елъязмасына мәңгегә кереп калды. Чаллылыларга, шәһәрнең горурлыгы һәм алдагы буын кешеләре өчен үрнәк булган Евгений Батенчук, Лев Васильев, Рәис Беляев, Виктор Филимонов һәм башка күп кенә төзүчеләрнең исемнәре яхшы билгеле.
Үткәннәрне кадерләп хәтердә саклап, без кыю рәвештә алга атлыйбыз: заводлар һәм куркынычсыз юллар, заманча торак комплекслар һәм хастаханәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, театрлар һәм спорт комплекслары төзибез. Яр Чаллы КАМАЗлар, суыткычлар һәм телевизорлар җитештерә, инновацион технологияләр үзләштерә. Шәһәр елдан-ел төзекләндерелә, ә шәһәр мохите яңартыла. Бу өлкәдә барлык шәһәр предприятиеләренең, учреждениеләре һәм оешмаларының, урта һәм кече бизнес вәкилләренең, аерым чаллылыларның өлеше зур.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаллылыларның – 80 нән артык милләт вәкилләренең тыныч һәм тату, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен зурлап,  үзара хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәвен аерым билгеләп үтәсе килә. Бу – ярты миллионлы шәһәрнең һәм аның халкының алга таба социаль-икътисади иминлегенең нигезе булып торучы казаныш.
Хөрмәтле чаллылылар!
Бу бәйрәм көнендә шәһәребез чәчәк атсын, анда яшәү, эшләү, уку, балалар үстерү уңайлы булсын һәм буш вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең битараф булмавыгыз, кече Ватанга мәхәббәтегез ярдәмендә Чаллы җирдә нык басып тора һәм киләчәккә ышанычлы карый. Безнең шәһәр бүген үзләренең беренче адымнарын ясаган, тиздән үз белемнәрен һәм сәләтләрен ата-бабаларының эшен дәвам итүгә юнәлткән кешеләр белән бергә үсәчәк!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләр телим!  
Бәйрәм белән сезне, Шәһәр көне белән! 

Фото: progorodchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау