Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр үсеше сәнәгать паркларына бәйле

"Сәнәгать парклары - икътисадның үсеш нокталары", - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Мастер" индустриаль паркындагы җитештерү һәм офис мәйданнары белән танышкач. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Чаллының предприятие һәм оешмалары белән танышуын дәвам итә. Бу атнада ул "Мастер" индустриаль паркында булды. Биредә бүгенге көндә 242 резидент уңышлы эшли, 5000гә...

"Сәнәгать парклары - икътисадның үсеш нокталары", - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Мастер" индустриаль паркындагы җитештерү һәм офис мәйданнары белән танышкач.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Чаллының предприятие һәм оешмалары белән танышуын дәвам итә. Бу атнада ул "Мастер" индустриаль паркында булды. Биредә бүгенге көндә 242 резидент уңышлы эшли, 5000гә якын кеше эшкә урнаштырылган. Агымдагы елның 9 аенда резидентларның уртак кереме 20 млрд сумга җиткән. Җитештерү һәм склад мәйданнарының күләме 630 000 кв. метрдан артык. "Мастер"да 15 чит ил компаниясе үз эшчәнлеген алып бара.

Күптән түгел биредә "Кикерт Рус" җаваплылыгы чикләнгән немец оешмасы эшли башлады. Моның өчен 500 млн сумнан артык акча тотылды. HAIER Кытай компаниясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Моңа 2 млрд сум инвестиция җәлеп итү планлаштырыла. "Мастер" индустриаль паркы директоры Максим Стеблов әйтүенчә, бүгенге көндә биредә буш урыннар юк. 1 ноябрьдә 70 мең кв. метрлы дүртенче корпус файдалануга тапшырылды. Анда яңа резидентлар үз эшләрен башлап җибәрделәр инде. 2008 елгы кризиска кадәр "Мастер"да машина төзелеше предприятиеләре эшләсә, хәзер биредә тәрәзә ясау, химик чистарту һәм башкалар уңышлы эшли.

Предприятие һәм оешма җитәкчеләрен җитештерүнең тулысынча файдаланылмавы борчый. Контрактларда таләпләр туры килми, продукцияне кайтару һәм саклау вакытлары үтәлми. "Мастер"да бу проблема хәл ителгән.

Наил Мәһдиев биредәге эре һәм вак эшмәкәрлек предприятиеләре белән танышты, анда җитештерелгән продукцияне карады. "Кама электрон компонентлар заводы" ябык акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән товар аңарда кызыксыну уятты. Ул шәһәр хуҗалыгы предприятиеләренә мондагы светодиод техниканың бәясен һәм сыйфатын тикшерергә кушты. Җитәкчене "Страт пласт" оешмасындагы чүп-чар өчен махсус контейнер кую проекты да кызыксындырды. "Сәнәгать парклары - республикада һәм шәһәрдә икътисадның үсеш нокталары. Без шәһәр икътисадын үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш. Мондый предприятиеләр акча эшләүнең һәм өстәмә эш урыннары булдыруның нигезен тәшкил итәләр. "Мастер" индустриаль паркы үзе генә барлык бюджетларга 6 млрд сум салым түли. Чаллыда сәнәгать паркларының киләчәге бар", - диде Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X