Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин компаниясендә янгын булды
24 апрель, иртәнге тугызда, 101 янгын сагы номерына Чаллы янындагы Сидоровка бистәсендә «РБР Групп» компаниясе цехында янгын чыгуы турында хәбәр килгән: биредә остаханәгә ут капкан.
Янгын сүндерүчеләрнең беренче төркеме урынга ике минут эчендә килеп җиткән. Аларны предприятие хезмәткәрләре каршы алган, эчтә беркем дә калмавын әйткәннәр.
Берничә минуттан соң янгынны сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, остаханәдәге агач материаллар янган, беркем дә зыян күрмәгән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазы белән дөрес эш итмәү нәтиҗәсендә чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев