Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр үзәк китапханәсендә «Многоликие Челны» фестивале узды

Халыкара туган тел көне алдыннан Шәһәр үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Многоликие Челны» бөтен халыкларының милли мәдәниятләре һәм әдәбиятларының китапханә фестивале узды. Ул «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» белән берлектә оештырылды.

Фестивальдә Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Килүчеләр өчен танып-белү мәйданчыклары эшләде. Һәрберсе тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды.

Фестиваль кысаларында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, философ, драматург Рафис Сәлимҗанов белән очрашу узды. Автор үзенең иҗаты белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде, иҗади планнары белән уртаклашты. Шигърият сөючеләр өчен ирекле микрофон оештырылды, барлык теләүчеләр дә яраткан шигырьләрен укый алды.

«Осталарның алтын куллары» күргәзмәсе фестиваль кунакларын декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсенә җыйды һәм милли стильдә фетрдан бизәкләр ясауда үз көчләрен сынап карау мөмкинлеген бирде.

«Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары һәм «Мәйдан» журналы мөхәррирләре белән «Заман сүз сорый» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Журналистлар үз һөнәрләре, журналистика факультетына керү өчен нинди сынаулар узарга кирәклеге турында сөйләделәр. Мәктәп медиаүзәкләре вәкилләренең журнал һәм газеталарның баш мөхәррирләре һәм хәбәрчеләре белән түгәрәк өстәл артында очрашу җанлы аралашу форматында узды. Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре үз басмаларының тарихы, бүгенге юнәлешләре, танылган авторлар турында сөйләделәр, яшь журналистларны хезмәттәшлеккә чакырдылар.

Идел буе халыклары әдәбияты белән танышу экскурс формасында узды. Кунакларга уен-викторина тәкъдим ителде, анда алар энциклопедия, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләр турында белемнәрен тикшерә алдылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы