Шәһәребез чисталыгы безнең кулларда
Кеше дә табигать кануннарына аз булса да җайлашырга тырыша. Көз¬гә кергәндә тирәюнен чүпчардан арындырып алса, язга кергәч, янә чисталык- тәртип саклаучының үзе үк икәнлеген исенә төшерә. Кышын кар астында калып күренми торган пычраклыкны күреп шакката
Кеше дә табигать кануннарына аз булса да җайлашырга тырыша. Көзгә кергәндә тирә-юнен чүп-чардан арындырып алса, язга кергәч, янә чисталык-тәртип саклаучының үзе үк икәнлеген исенә төшерә. Кышын кар астында калып күренми торган пычраклыкны күреп шакката. Ярый әле, матур гадәткә кереп киткән өмәләр бар: күңел кушкангамы, өстән кушылгангамы – тирәлегебезне чистартырга чыгабыз.
Быел да 1 апрельдә Чаллыда санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Шул вакыт эчендә шәһәр җыелган пычрактан арынырга, ватылган-җимерелгән урыннар сипләнергә, корыган агачлар киселеп, яңа үсентеләр утыртылырга, ягъни һәр хуҗа үз йортында эшләргә тиешле эшләр башкарылырга тиеш. Чаллыны чиста, матур шәһәр итеп күрәсе килгән һәр кеше моны хуплап каршы ала.
Зур йортның проблемалары да күбрәк. Шунлыктан Чаллыда Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров катнашында узган зона киңәшмәсендә дә бу тема төп урынны алып торды. Шәһәрдә санитар-экологик ике айлык кысаларында ниләр башкарылачагы турында башкарма комитетның беренче урынбасары Илья Зуев җиткерде. “3700 гектар шәһәр мәйданы чүп-чардан арындырылачак, полигонга 17 мең кубометр тирәсе чүп чыгарылачак, 5 мең агач һәм куак утыртылачак, 1239 балалар һәм спорт мәйданчыклары буялачак һәм төзекләндереләчәк, юллардагы чокырлар капланачак, балалар мәйданчыкларына чиста ком китереләчәк”,- дип хәбәр итте ул.
Шәһәрдә өмә 21 апрельгә тәгаенләнгән. Бу көнне парклар һәм скверлар, бульварларны тәртипкә китерүче оешмалардан чүп-чар бушлай кабул ителәчәк. Шәһәрдә 11 мең эскәмия, 1,2 мең чүп контейнеры төзекләндереләчәк һәм буялачак.
Фаяз Шакиров белдерүенчә, быелгы икеайлыкта катнашучылар күбрәк булыр дип көтелә, чөнки 2018 нче ел “Волонтерлар елы” дип игълан ителгән иде. Май бәйрәмнәренә кадәр уртак көчләр белән шәһәр чистарып, төзекләндереп бетәр дигән ышаныч белдерде ул: “Әлегә һава торышы мөмкинлек биргән дәрәҗәдә табигатьне саклауга бәйле акцияләрне башларга була. Көпшәк карны кузгаткалап, ваткалап торырга мөмкин”.
Чаллыда “Волонтерлар елы” кысаларында быел да матур традициягә әйләнгән “Урман утырту көне” узачак. Әлеге акция 5 майга билгеләнгән. Кайсы проспектларда һәм урамнарда нинди үсентеләр утыртылачагы инде билгеле. Бу эш башында район башлыклары торачак.
Быелгы республикакүләм экологик чаралар барышында карьерларны рекультивацияләү, чүплекләр һәм ут төртү очракларын мониторинглаштыру, су объектларын санитар чистарту, скважиналарның лицензияләнү дәрәҗәсен арттыру кебек бурычлар да куелган.
Шулай ук ике айлык кысаларында “Экояз” бәйгесе үткәреләчәк. Бәйгедә катнашу өчен әйләнә-тирәне чистарту һәм төзекләндерүдә катнашырга кирәк. Моңа агачлар утырту, чүп-чарны аерым җыю, сыерчык оялары ясау кебек (һ.б.) экологик чараларда катнашу керә. Шул эшләрне күрсәтүче видео, фото-материалларны, матбугатта чыккан язмаларны башкарма комитет адресына җибәрергә кирәк. Бәйгенең “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобалалар бакчасы”, “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар өчен), “Экоүзәк” (шәһәр экологик-биологик үзәкләр өчен) номинацияләре бар.
Чаллыны чәчәкләр белән матурлау 9 май – Җиңү бәйрәменә тәмамланырга тиеш. Шђџђрне яшеллђндерњ хуќалыгы теплицаларында 50 төрдәге чәчәк үсентеләре әзерләнә. Быел калабызны 1 миллионнан артык декоратив үсемлек һәм чәчәкләр бизәячәк. Чаллы үзенең үзенчәлекле бизәлеше белән һәрвакыт яхшы яктан аерылып торды. Чынлап та, архитектурасы артык гади булган шәһәр өчен урамнарның бизәлеше гаять зур әһәмияткә ия.
Әлегә исә урамнарда агач кисеп йөрүче хезмәткәрләрне, бераз кипшенә башлаган җирләрдә чүп җыючыларны, кайбер урамнарда күл булып җәелгән сулыклар аша сикереп үтәргә яки әйләнеп узарга маташучы җәяүлеләрне, кызу тизлектә узып киткәндә җәяүлене пычрак белән коендырып китүче машиналарны күрәбез. Кемнәрдер җир асты юлларына су төшүдән, машиналарның тротуарга ук “менеп утыруы”ннан зарлана. Бар да гадәттәгечә. Шулай да һәркемнең үз урынында хезмәтен кулыннан килгәнчә намуслы башкаруына, шәһәрдәшләрнең үзара ихтирамлы мөнәсәбәтенә өметләнеп, язгы мәшәкатьләрнең уңай нәтиҗәсен күреп, сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев