Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребезнең картиналар галереясендә яшь рәссам Ләйсән Вәлиуллинаның  шәхси күргәзмәсе ачылды

Хезмәтләренең күпчелеге пыялага рәсем ясау техникасы буенча эшләнгән. Яшь рәссам үзенең иҗатында әлеге юнәлешкә өстенлек бирә.

 

Шәһәребезнең картиналар галереясендә яшь рәссам Ләйсән Вәлиуллинаның  күптән көтелгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Тантанага күренекле рәссамнар, сәнгатьне яратучы шәһәрдәшләребез килгән иде.

Залга килеп, рәссамның иҗат дөньясы белән таныша башлауга ук үзеңне гүзәл авыл табигатендә итеп хис итәсең. Ләйсән балачагы үткән Калмыя авылының матур урыннары,  гаиләсе, туганнары һәм дуслары турындагы матур хатирәләр тәэсирендә иҗат итүе турында сөйләде.

Хезмәтләренең күпчелеге пыялага рәсем ясау техникасы буенча эшләнгән. Яшь рәссам үзенең иҗатында әлеге юнәлешкә өстенлек бирә. Ләйсән натюрмортлар, пейзажларны, сюжет-тематик композицияләрне тушь, темпера, фольга кулланып, тамашачылар күңеленә хуш килерлек итеп ясый. “Үзем авыл баласы булгангадыр инде, Ләйсәннең пейзажларын бик яратам. Гади һәм аңлаешлы итеп ясый ул. Аларны карагач, үзең дә сизмәстән авыл тормышына кайтып киләсең”, - ди шәһәрдәшебез Гөлзар Фәхретдинова.

 Яшь талантлы рәссамның иҗатына остазлары – Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, Россия рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы рәисе Факил Гайфетдинов, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Риат Мөхәмәтдинов югары бәя бирделәр. Алар аның турында: “Өметле  рәссамыбыз”, -диделәр. Сәнгать бәйрәмен “Болгар” бию театры солисты Наил Мөхәммәтҗанов чыгышы бизәде. Ул төрле музыка уен коралларында татар халык әсәрләрен башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев