Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрне 2659 камера күзәтә

Чаллыда “Куркынычсыз шәһәр” системасы буенча 2659 видеокамера эшли. Аның 655е халык күп йөри торган урында. Ел башыннан видеокүзәтү камералары ярдәмендә 191 җинаять ачылган, 1301 административ хокук бозу булдырылмый калган.

Узган ел белән чагыштырганда шәһәрдә җинаятьчелек 17%ка кимегән. “Куркынычсыз шәһәр” системасы безгә нык ярдәм итә. Тик сервер җиһазлары тотрыклы эшләми. Анда камерадан видеоязмалар гына җыела. Җәмәгать урыннарына өстәмә видеокамералар куярга кирәк. Бүгенге көндә Ф.Табеев исемендәге яр буена видеокамера кую буенча эш алып барыла”, - диде шәһәр Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Чекмарев хакимияттә узган киңәшмәдә.

- Балалар каникулда, ата-аналар җәйге ялда. Һава торышы ял итәр өчен уңайлы. Парк, скверларда кеше күп. Хокук саклау органнарының эше кимеми. “Куркынычсыз шәһәр” системасы үзенең бурычларын үти, шуңа күрә югарыда саналган кимчелекләрне бетерергә, өстәмә камералар кую эшен дәвам итәргә кирәк. Шәһәр бюджетында бу эшләр өчен финананслар каралган, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Ул башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка бу мәсьәләне ике атна эчендә хәл итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар