Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең төп мәйданында төп чыршы утларын кабызды

Быел бәйрәмне оештыручылар барлык кунакларга үзләрен балалар итеп тою мөмкинлеге бүләк итте, шуңа күрә бәйрәмнең төп темалары икәү: бал-маскарад һәм әкиятләр.

Тынычлык проспекты ягыннан чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә чакыручы колоннада барлыкка килде. Аның янында маскарад киемнәрендә фигуралар урнаштырылды. Күлдә аккошлар, царевна-лягушка, Су анасы барлыкка килде.  
Чыршы үзе дә матурланды. Быел җылы төсләргә өстенлек бирелгән.
Бөтен мәйдан ут белән балкыды, музыка яңгырады. Баганаларда кәнфит һәм хлопушкалар рәвешендә яктырту барлыкка килде, агачларда төсле утлар кабынды.
Тамашачылар алдында карнавал колоннасы узды: кар бабайлары, аюлар, Кыш бабайлар һәм шахмат фигуралары, төп сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәйдандагы үзгәрешләрне уңай бәяләде: «Миңа, Чаллы шәһәрендә яшәүче кеше буларак, финанс ресурсларын гына түгел, ә җанын да салган хезмәттәшләремнең эш нәтиҗәләрен күрү бик күңелле. Мәйдан киңәйде, матурайды, архитекторларның эше уңышлы тормышка ашты. Барлык чаллылыларга чын күңелдән сәламәтлек телим, һәр хезмәт коллективында, гаиләдә тынычлык, татулык һәм бер-береңә хөрмәт хөкем сөрсен иде».

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел