Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Штрафлар нигезлеме?

Депутат комиссияләренең берләштерелгән утырышында сессиядә каралачак мәсьәләләрне тикшерделәр. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү халык вәкилләре арасында бәхәсләр тудырды. Депутат Эдуард Юнысов административ-техник комиссия эшеннән канәгать булмаган эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә торган оешма белән кызыксынды. Аның фикеренчә, административ-техник комиссия акча җыю белән генә түгел, ә шәһәрдәге тәртипне саклау белән шөгыльләнергә тиеш. Аны...

Депутат комиссияләренең берләштерелгән утырышында сессиядә каралачак мәсьәләләрне тикшерделәр. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү халык вәкилләре арасында бәхәсләр тудырды.

Депутат Эдуард Юнысов административ-техник комиссия эшеннән канәгать булмаган эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә торган оешма белән кызыксынды. Аның фикеренчә, административ-техник комиссия акча җыю белән генә түгел, ә шәһәрдәге тәртипне саклау белән шөгыльләнергә тиеш. Аны икътисадый сәясәт һәм бюджет буенча комиссия рәисе Марат Нуруллин да хуплады:

- Кызганычка каршы, чүп таулары калдыручыларга штраф салынмый. Шәһәрдәшләребезнең шалтыратулары да, депутатлар төшергән чүп өемнәренең рәсемнәре дә еш кына игътибарсыз кала. Административ-техник комиссия шундыйлар белән эшләргә тиеш. "Чаллы икмәге" бюджетка салым түли торган предприятие, аларга тагын өстәмә түләргә кушалар. Бу дөрес түгел.

Депутатлар третейский суд сыйфатында эшмәкәрләрне тиешсез штрафлардан яклый торган орган булдырмакчылар. Моңа шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү бүлеге башлыгы Рафаил Кыямов үз фикерен әйтте. Аның фикеренчә, административ-техник комиссия беркетмә генә төзи, әлеге документ административ комиссиядә карала. Предприятие һәм оешма вәкиле анда үзенең ризасызлыгын белдерә, ул ахыр чиктә судка мөрәҗәгать итә ала. Депутатлар әлеге мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев