Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шугалакка битлек белән?!

Чаллыда «Медео» шугалагы ачылды. Керү өчен QR-код таләп ителми. Эш көннәрендә ул 18 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр, ялларда – 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр эшли.

Шугалакка үзем бардым. «Медео»да тимераякларда ярышучы спортчылар үз тренировкаларын үткәрәләр иде. 
– Бозга егетләребез бик теләп чыктылар. Александр Брунов инде 6 ел, ә Аяз Фәйзрахманов 3 ел тимераякларда олы дистанцияләргә шуу белән шөгыльләнәләр. Алар бик өметле спортчылар. Саша белән төрле спорт чараларында катнашабыз, гыйнвар аенда Киров шәһәренә дә барырга планда бар. Җәй көннәрендә егетләр белән бергә велосипедта, роликларда йөрибез. Ә кыш – ул безнең мохит, бу вакытны әрәм итмичә, буш вакытларны тренировкаларда уздырабыз, – ди югары классы тренер Розалия Шагапова. 
Мин шугалакта булганда егетләр бер дә утырырып тормадылар. Тренерларының: «Тагын бер круг, әйдәгез!» – дигән командаларын төгәл үтәп, үзләре сайлаган спорт төренә аеруча да олы җаваплылык белән карауларына игътибар иттем.   
Әйтергә кирәк, 14 яшькә кадәрге балалар тимераякларны прокатка 90 сумга ала алачак, өлкәннәр өчен бу сумма – 120 сум, үз тимераяклары белән килүчеләргә 20 сум түләргә кирәк булачак. 
– Прокат пунктына кергәндә, пандемия шартларын исәпкә алып, медицина битлекләрен кияргә, кулларны антисептик белән эшкәртергә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк, – дип искәртте безгә «Виктория» спорт мәктәбе директоры Ренат Әхмәтшин. Шуган вакытта исә битлек кию таләп ителми.


Гөлия Ибатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шугалаклар