Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якутия халкын алдаган мошенникларны Шилнәбашта таптылар

Барлыгы 128 кеше зыян күрде.

Чаллы суды Ерак Көнчыгыш округыннан 42 томлык җинаять эше кабул итте. Чаллы һәм Тукай районыннан 3 кеше банк карталарыннан акча урлауда гаепләнә. Барлыгы 128 кешене зыян күрә. Күбесе (121 кеше) - Якутия кешеләре. Салынган зыян күләме 15 млн сумнан артык.

Мошенниклыкта гаепләнүчеләр дистанцион эшли. Тукай районының Шилнәбаш авылында төпләнәләр. Интернет челтәрләрендә товар сатучыларга оешма вәкиле булып шалтыраталар. Акча күчерәбез дип, банк карталары резвизитларын, парольләрен сорыйлар һәм нәтиҗәдә акчаларын салдыралар. Бу эш белән алар 2020 елдан бирле шөгыльләнә. Узган елның март аенда гына аларны кулга алдылар һәм тикшерү алып бару өчен Якутскка җибәрделәр. 

Гаепләнүчеләр 7 февральгә кадәр Саха республикасы изоляторында сак астында булачак, дип хәбәр итә Чаллы судының матбугат хезмәте. Җиңел акча эшләү эшен оештыручы 41 яшьлек Чаллы кешесе 127 эпизод буенча, аның ике ярдәмчесе 52 һәм 7 эпизод буенча хөкем ителәчәк. Тагын берсе федераль эзләүдә.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев