Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Син кайсы авылдан?

«Сигез чишмәле һәм торфлы Шәриптән мин»

Безнең авылның тарихын язучы булмагандыр кебек. Дөрес, минем икенче буын туган Максут абый мәктәп директоры булып эшләп пенсиягә чыккач, җирлегебез тарихын бераз ачыкларга тырышты кебек. Әмма аның вафат булуына шактый еллар инде, әзме-күпме җыйган материаллары кайдадыр, белмим. Үзем борынгы заманнардан хәбәрдар түгелмен. Мин кечкенә чакта авылда шактый олы яшьтәге картлар бар иде әле, авыл турында сораштырырга кирәк булган да соң, кем уйлаган инде аны. 

Шулай да олылар сөйләгәннән шунысы истә калды, авылга нигез салучылар бик матур урын сайлаган булганнар. Каеннар үскән калку яланлык булган ул. Өч яклап сазлык әйләндереп алган, калкулык тирәли саф сулы сигез чишмә аккан. Без үскәндә каеннар сирәк кенә калган иде инде, авыл башындагы без уйнаган чирәмлектә дә берничә генә карт агач бар иде, без – балачагалар шулар янында төрле уеннар уйнап үстек. Кар бетәр бетмәс борын, апрель аеннан ук ялан аяк яланга йөгерә башлый идек. Урамыбызның авыл халкы телендәге исеме дә каенлык урамы.

Җирлегебезгә, күрәсең, иң беренче булып Шәрип исемле кеше килеп урнашкандыр, авылыбызның исеме Шәрип бит. Урамнары да «Ш» хәрефе формасында төзелгәннәр. Район үзәге Актанышка ун гына чакрым, без кечкенә чакта басулар аша турыга кыр юлы да бар иде. Ә болай Куян авылы аша салынган шоссе юл аша Актанышка унике чакрым барырга кирәк иде. 

Гел имәннәр генә диярлек үскән урман ерак түгел иде, ат юлы белән сырттагы басуга менәсең дә, бераз баргач сазлыклы ерганак аша урманга ук барып керәсең. Урманны ул елларда әйбәт сакладылар, хәтта корыган ботакларны кисәргә, сындырырга да рөхсәт юк иде. Әмма чикләвек җыюдан беркем дә тыймады. Тешләрегезне саклагыз диюче дә булмады, ашый-ашый җыйдык инде. Көзләрен биш чакрымдагы Теләкәй мәктәбендә укып кайтканнан соң имән чикләвеге җыярга дип йөгерә идек, килосын ике тиеннән колхозга тапшырдык. Шул рәвешле ярыйсы гына акча эшләп ала идек. Ун тиен акча да шактый исәпләнгән еллар бит, ике тапкыр кинога керергә була. 

Күп авыллар тирес басканда, безнең авыл сазлыктан торф кына алды. Урынны һәр хуҗалыкка бүлеп бирәләр иде. Әткәй торфны кирпеч кебек итеп кисеп ала торган көрәк ярдәмендә өчәр метр тирәнлеккә кадәр төшеп чыгара иде. Агач кисәкле әйбәт торф шул тирәнрәк җирдә урнашкан иде. Күрәсең, борынгы заманнарда шаулап агач үскән җирләр, ниндидер үзгәрешләрдән күмелеп, сазлыкка әйләнгән. Нык ук тирәнгә төшәлмисең, торф чокырына су керә башлап, стенасы капылт кына ишелеп төшә. Чыгалмый калсаң беттең. Безгә – бала-чагага әткәй өскә биреп торган торф кирпечләрен яланга чыгарып өясе. Әйләндерә-әйләндерә кояшта киптергәч, өеп куясы. Аннан өйгә кайтарып, яңгыр тимәстәй урынга урнаштырасы гына кала. Әкрен янса да, торф ягып көн күрдек инде, халык анысына да канәгать булды.

Чәмәк күле дә бар иде безнең авыл янында. Без үскәндә күл шактый гына тирән булып, анда хәтта атлар йөздерәләр иде. Без инде шунда пычтырдап, йөзәргә өйрәндек. Күл юк инде, ләм баса торгач, яры белән тигезләнде. Анда камыш кына үсә хәзер. 

Агыйдел дә безгә ерак түгел иде, тугыз чакрым арада гына. Пароходларны, баржаларны күреп үстек. Чөнки Әҗәкүл авылы янындагы болынлыкта, авылдан унбиш чакрым ераклыкта, безнең авылга бүлеп бирелгән җир бар иде. Анда колхоз печән әзерләде. Авыл кешеләре дә куак араларыннан печән кайгыртты, тал кисеп кышка утын әзерләде. Санаторий кебек иде инде ул болын җирләре: балан, шомырт, кара бөрлегән, карлыган, гөлҗимеш җыеп бетерерлек түгел иде. Авылның әбиләре печәнчеләр корып калдырган куышларда куна-куна шул табигать нигъмәтләрен җыеп ятарлар иде. Мин дә үземнән өч яшькә олы абый белән капчыклап шомырт, гөлҗимеш җыеп, берничәшәр көн буе куышларда кунып ята идек. Шул гөлҗимеш саткан акчага үзебезгә кием-салымнар алдык. Бер елны хәтта ул заман өчен шактый кыйммәт торган велосипедлы да булдык әле. Болынга җәяү йөрдек, куышларда кунмаган көннәрдә иртәнге биштә үк юлга кузгала идек. Кичен тагын шул унбиш чакрымны җәяүләп кайтабыз. Ул җиләк-җимешле болын юк инде, су баса дип, бульдозерлар белән эттереп бетерделәр, хәзер анда карама агачы гына үсә.

Авылыбыздан алай ниндидер данлыклы кешеләр чыккан дип мактаналмыйм. Заманында КПССның район комитетын җитәкләгән, аннан соң өлкә комитетында эшләгән авылдашым бар. Берсе югары хәрби дәрәҗәгә ирешеп, хәрби уку йортында укытучы булып эшләде дип беләм. Бик яхшы табиб исемен йөртүчеләр дә булды. СССР чорында авылыбызның шактый кешесе югары уку йортларында, техникумнарда, училищеларда белем алулары белән башка авыллардан аерылып тордылар. Аларның кайберсе педагогия уку йортларын тәмамлап, мәгариф өлкәсендә хезмәт куйдылар. Хәрби хезмәтне, эчке органнарда эшләүне сайлаучылар да җитәрлек булды. Игенче, терлекче һөнәрен сайлап, илебез халкын азык-төлек белән тәэмин итү фронтында тир түккән авылдашларым мактау сүзләренә генә лаек. Шәриптә үсеп, ил буенча таралган, халык хуҗалыгында хезмәт куючыларны барлый башласаң да, горурланырлык. Йөз хуҗалыклы гына авыл да ил тормышына күпме хезмәт кешесе әзерләп биргән бит.  

Җәүдәт ХАРИСОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев