Синоптиклар кырау төшү турында кисәтте
Россиянең Европа өлешендәге кайбер төбәкләрдә якын көннәрдә кырау төшү көтелә. Бу Мәскәү, Курск, Тверь өлкәләре, Идел буе федераль округының көньягына һәм башка субъектларга кагылачак. ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
Бу вакытта һава температурасы -1..-4 градуска кадәр түбәнәячәк. 5 һәм 6 майда Үзәк федераль округның барлык төбәкләрендә диярлек кырау төшәчәк: Курск, Тверь, Орел, Липецк, Брянск һәм Мәскәү өлкәләрендә -3-4 градус салкын булыр дип көтелә.
«Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешенең күп кенә төбәкләрендә кырау күзәтеләчәк, хәтта Ростов өлкәсе һәм Калмыкиядә дә -1..-3 градус салкын булыр дип фаразлана. Волгоград өлкәсендә дә алдагы ике көндә -3 градуска кадәр кырау көтелә. Идел буе федераль округының көньягында да кырау төшәчәк», - дип искәртте Вильфанд.
Белгеч сүзенең ахырында майның үзгәрүчән ай булуы хакында кисәтте, шунлыктан россиялеләргә көннәрнең кисәк суытып җибәрүенә дә, җылытуына да әзер булырга кирәк.
4 майда Татарстанда боз, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев