Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шкаф тулы кием – нәрсә кияргә белмим

Стилист Лилия Вәлиева киңәшләре.

Матур булып күренер өчен киемнәрне бер-берсе белән ничек яраклаштырырга? Күп хатын-кызларны борчый торган сорау бу. Бүгенге сәхифәдә бүген шуңа тукталыйк әле.
Гади бер ысул тәкъдим итәсем килә. Шкафны ачыгыз. Анда ак рубашка, джинслар, лоферлар яисә кроссовкалар бармы? Булса, шуларны киегез. Салкынча булса, тренч өстәгез. Иң мөһиме – сәгать, муенса, йөзек, беләзек, алка кебек аксессуарлар турында онытмагыз! Искиткеч матур һәм унайлы образ әзер. 

Икенче вариант – спорт костюмнар. Алар һәркемнең гардеробында бар. Монда бер нәрсәгә игътибар итик. Стилист буларак, мин аларга каршы тугел. Ләкин нинди чарага баруга карап, уйлап кияргә киңәш итәм. Урамда һәр икенче хатын-кыз худи, джогерлар киеп йори. Уңайлылыгына кызыгып, барыбыз да бер төрле киенеп, үзебезнең индивидуальлекне югалтмыйбызмы икән? 

Әгәр әлеге образлар гади һәм артык гадәти булып тоелса, күлмәк киегез. Ул хатын-кызны гүзәл итә. Беләсезме, күлмәк кигәч, үкчәле туфли дә искә төшә. Ә андый киемнәрдән хатын-кызларның үз-үзен тотышы, эчке халәте, атлаулары гел икенче! Аннары бу вариант вакытны да экономияли, образ жыйганда бер кием киясең дә эшең бетте дигән сүз. 

Ахырдан шуны да әйтәсем килә – күлмәкле хатын-кыз ир-атларның игьтибарын җиңеллек белән яулый

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода