Сәхнәгә гашыйк урман кызы
Җырчы Илсөя Бәдретдинова халык арасында каршылыклы фикерләр тудырган шәхес.
Аның турында күп сөйлиләр, төрлесен язалар. Шулай да аның үзен, иҗатын яратучылар күбрәк. Моны аның концертларына зал тутырып килгән тамашачылар дәлилли. Бүгенге көндә ул ачык кассага концертлар куючы артистларның берсе. Шәхсән мин үзем аны лирик һәм халык җырларын башкарганы өчен яратам, үзенең фикере һәм туры сүзле булганы өчен хөрмәт итәм. Күптәннән аның белән очрашып сөйләшү хыялы белән яши идем. Ниһаять, бу теләгем тормышка ашты. Игътибарыгызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.
- Илсөя, сез Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туып-үскәнсез. Балачагыңа кайтып килик әле...
- Мин гаиләдә өченче кыз. Әтием Ядкәр, бәлки, монысы малай булыр дип тырышкандыр… Шуңа күрә мине малай кебек үстерде. Бәләкәй чакта күлмәк кигәнемне, курчак белән уйнаганымны хәтерләмим. Кайчан карама, агач башында, велосипедта, кеше бакчасыннан алма урлап, ә 12 яшьтән трактор руле артыннан төшмичә үстем.
- Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, башта сез эстрадан ерак белгечлекне сайлагансыз...
- Мин – ике югары белемле кеше. Башта КГТУның җиңел сәнәгать факультетында кием-салым, аяк киеме модельеры, кием-салым технологы һөнәре алдым. Аннары мәдђният университетында укып эстрада актеры булдым. Кечкенәдән җырлап үскәнгә, икенче белгечлегем буенча киттем. Ә журналист, продюссер Илфат Шиһапов белән танышкач, ныклап иҗат белән мавыга башладым. Аңа кадәр төрле жанрдагы җырлар башкардым.
- Димәк, Илфак белән эшли башлагач, репертуарыгызга сәяси җырлар керде?
- Әйе, Илфак белән гаилә корып җибәргәндә мин әле “нормальный” җырлар җырлый идем. Ә сәясәткә керү үзеннән-үзе килеп чыкты. Илфак “Күңел”, “Сәер кеше” дигән җырлар иҗат итте. Ул вакытта Түбән Камада яши идек. Мәдәният йортында эшли торган егетләр белән бу җырны үзебез өчен генә дип тасмага яздырдык. Ә алар аны радиога биргәннәр. Радиодан ишеткәч, үзебезгә дә кызык булып китте. Радиода алып баручылар ул җырның популярлашып китүен әйткәч, икенчесен, өченчесен яздык. Халык аларны төрлечә кабул итте.
- Шулай да тамашчыларның күпчелеге аларны яратты. Илфак вафат булгач, Илсөя аларны җырламас инде дип борчылучылар да бар...
- Мин концертларымда Илфакның җырларын яңгыратам. Документаль яктан аларның барсына да хокукларым булмаса да, аның туганнары тарафыннан миңа җырларын җырлама диюче юк.
- Хәзер сезгә кемнәр җырлар яза?
- Айдар Тимербаев, Реваль Хисмәт, Вәсимә Хәйруллина, Илсөяр Ихсанова, Рәзинә Сәетгәрәева һәм башкалар белән иҗади элемтәдә торабыз. Илфак Шиһапов җырлары да репертуарымнан төшми.
- Илсөя, сер түгел, сез халыкны борчыган мәсьәләне курыкмыйча радиодан, телевидениедән, концертларыгызда яңгыратасыз. кешеләргә теләктәшлек белдерәсез. Билгеле инде моңа аяк чалучылар да булгандыр?...
- Баштагы мәлләрне булгалады. Иң югары кәнәфиләрне биләүчеләр юл бирә. Астарак утырганнары, үз шәүләләреннән үзләре курка торганнары исә аяк чалгалады. Туктале, минем йортым салынып бетмәгән, малайны укытасы бар дигәннәре, безнең ишеләрне үз биләмәләренә (районнарына) кертмәскә тырыша. Шаккатырсың: Казан уртасында туры сүзле җырлар җырлыйбыз – сүз әйтүче кеше юк. Бәләкәй генә район үзәгенә барасың да, коелып төшәләр, кертмәс өчен биш-алты төрле сәбәп табалар. Аптырагач: “Ярар, безгә мәдәният йорты булмаса да ярый. “КамАЗ” белән килеп туктарбыз да, арбада концерт куярбыз”, – дигән чаклар да булды. Җитәкче яратмаса да, бу бит әле халык яратмый дигән сүз түгел. Зарлана алмыйм: бер генә предприятиегә дә, билетларны сатып алыгыз әле, дип барганым юк. Миңа ярдәм итегезче, дип иганәчеләр дә эзләгәнем булмады. Ачык кассага эшлим. Кайбер районнарда ике-өч көн концерт куябыз. Ходайга шөкер, тамашачыбыз бар. Халыкка елына 150-180 ләп концерт программасы тәкъдим итәбез.
- Хәзер кайбер җырчылар халыкка ошарга тырышып, нәрсә җырлаганнарын үзләре дә аңламыйлар шикелле. Тамашачыны ияртәм дип сәхнәдән арзанлы җырлар башкаручларга карата сез нинди фикердә?
- Әлбәттә җырчы тамшачыны үз артыннан ияртергә тиеш. Тик медаль ике яклы булган кебек, бу да каршылыклы фикерләр тудыра. Әйтик җырчы автор алдында ук җырны җырлап, аның белән киләчәктә мәҗлесләрдә акча эшләп буламы, юкмы икәнен тикшерә икән, бу акча эшләүгә корылган иҗат. Шул ук вакытта, кайберәүләр фикеренчә, килде-китте җырлар башкаручы ачык кассага тулы залларда концертлар куя икән, бу да иҗат. Тамшачыны концертка көчләп китереп булмый. Монда джунглидагы кебек, кайсысы көчле шунысы кала. Халык үзенә кирәкне үзе сайлый. Кайбер хезмәттәшләремнең күп акчалар тотып, клип ясау мљмкинлеге бар... Тик аның үзен халык кабул итмәскә мөмкин. Ә өч тиенлек дип санаган җырчының концертларына тамашачы агылып йөри. Шуңа күрә безнең беребезнең дә бу җырчы, бу җырчы түгел дияргә хакыбыз юк.
- Бу темага аеруча халык артисты кебек мәртәбәле исемнәр алган җырчылар, галимнәр сөйләшергә ярата...
- Күптән түгел үзем дә шундый әңгәмәнең шаһиты булдым. Зур, дәрәҗәле иҗат кешеләре (исемнәрен әйтмим, гайбәткә китә.): “Фирдүс Тямаев кеше түгел, җырлый белми, Радик Юлякшин кеше түгел, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов кеше тњгел. Шоу ясыйлар да кеше көлдереп йөриләр”, – дип безнең хакта сөйләп утыралар. Минем аларга: “Димәк, югарыда исемнәре телгә алынган артистларның концертларына йөрүчеләр – дивана, ә бу 3 кеше акыллы. Әйдәгез моны рәсми рәвештә әйтегез”, – диясем килә. Кемнең жырлый белүен, кемнең җырчы түгеллеген уйларга кирәк әле. Мин эстрадада күп әйберне аңламыйм һәм аңларга тырышмыйм да. Мәсәлән, концертларда мин күлмәк алыштырганда бер җыр башкаручылар атказанган исемен алып бетерделәр. Мин аларның исемнәрен дә белмим, ә аларны атказанган артист дип игълан итәләр. Хезмәттәшләре дә белмәгән кеше ничек атказанган була, аңламыйм. Атказанган ул теләсә нинди авылның тау башына бастырып, бу кем дип сорагач, исемен әйтсәләр, ул атказанган була. Ә Казанда да исемен белмәгән кешеләр ничек атказанган артист булсын инде?
- Сезгә ТР атказанган артисты дигән исемен тәкъдим итүчеләр булмадым?
- Яшермим, миңа берничә тапкыр: “Акча, документлар җыегыз. Менә фәлән фәләновка мөрәҗәгать итәбез, сезгә атказанган исем ясыйбыз”, – диделәр. Бу көлке бит. Нишләп мин, миңа атказанган исеме бирегез әле дип, кемгәдер ялынып йөрергә тиеш. Бу минем башыма сыймый. Үзләре бирсәләр, бик рәхмәт. Әмма үзем йөриячәгем юк.
- Сезне мактаучылар да җитәрлек, сүгүчеләр дә бар...
- Минем бер кемгә дә зыян китергәнем юк. Киресенчә, хезмәттәшләрем кебек юк, республиканың социаль-иктисадый үсешенә өлеш кертәм. Төркемдәге 9 кешене эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәм, хөкүмәткә салымнарны, арендага, кассирларга түлим... Түлимнең очы кырые юк. Концертлардан минем үземә акча әз генә кала. Хөкемәттән дә, кешеләрдән дә берни алганым юк. Хөкүмәт миңа автобус биргәнме? 16 ел эшләп ул миңа атказанган исемен дә бирә алмый. Һаман мин начар. Юкса, милләтне саклауга без, ќырчылар, зур өлеш кертәбез. Казахстан чигенә барып, татарча белмәгән кешеләргә “без бит татарлар” дип татарча җырлар башкарабыз. Без – бөек халык дип татарлыкка өндәп йөрибез.
- Алма агачыннан ерак тәгәрәми диләр. Улыгыз сәнгатькә нинди мөнәсәбәттә?
- Нариман 9нчы сыйныфта укый. Укуы әйбәт, тәртибе дә тел-теш тидерерлек түгел. Эстрадага, мәдәнияткә тартыла. Гитарада уйный, җырлар язмакчы була. Киләсе сезонда үзенең җырлары белән концертларда чыгыш ясарга җыена.
- Илсљя, сез берара эшмәкәрлек белән дә шљгыльләндегез. Бу өлкәдә уңышлар бармы?
- Ике ай эшләдем дә туктадым. Диваннар сатмакчы идем. Ул диваннарның тарихы да, бәясе дә матур булып чыкты. Чиләбе өлкәсенә барып, тукымалар сайлап, үземнең дизайн белән ясалган диваннар иде. Эшмәкәрлек белән ныклап шөгыльләнергә кирәк, җырлап та, диван да сатып булмый. Миннән гомумән сатучы чыкмый бит. Бер авыл апасына диванны үз бәясенә саттым да... Шул көнне эшмәкәрлегемнең киләчәге булмаячагын аңладым да, бу эштән туктадым. Апа диванының рәхәтен күрсен.
- Сез хезмәттәшләрегезнең концертларына билет белән йөрисезме?
- Бу минем күңелемне борчый торган сорау. Әлбәттә, яраткан җырчымның концертына билет алып, чәчәк тотып барам. Менә 7шәр миллионлык машина белән йөри торган түрәләрнең 10ар чакыру билеты соравын аңлый алмыйм. Бу – џәр район саен шулай, бик күңелгә тия торган күренеш. Район башлыкларына бер рәт 20 урын, аннары бер рәт мәдәният сарае хезмәткәрләренә, урындыкларга билет саталар – анысы безнеке диләр... Мин Казанда ирсез, 2 метрлы баланы ялгыз үстерәм. Әгәр дә мине иҗатын күрсәтәм дип, төн йокыларымны калдырып бер шәһәрдән икенчесенә йөри дип уйлыйсыз икән, бик нык ялгышасыз. Бу концертлар шул баланы ашатырга, кеше итергә тырышу өчен һәм үземне карарга дип оештырыла. Димәк, кыйммәтле машиналарда йөреп миннән чакыру сораучылар минем баламның ризыгын ашыйлар. Мин бит кибеткә кереп, бу киштәдән 20 торт, тегесеннән 20 кап кәнфит бирегез димим. Гәрчә ул товарлар белән склад тулы булса да. Ђ миллионерлар сорыйлар. 15 000-20 000 сумга эшләүчеләр, пенсионерлар, студентлар билет сатып алалар, ә 7шәр миллионлык машиналарда йөрүчеләр беркайчан да билет алмыйлар. Мин гомерем буена мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып яшим. Концертларымда бер рәткә аз керемлеләрне, авыр хәлдә калган кешеләрне утыртам. Хәерем булсын, дога кылыгыз дим. Ул җитәкчеләр миннән, үзләреннән оялмыйлар икән, шул халыктан оялсыннар иде. Тагын клуб директорлары: “Сез безнең главага рәхмәт әйтегез инде. Сезне хөрмәт итеп килеп утырган бит”, – диләр. Мин аңа 3 сәгать бушка җырлыйм, шуның өчен рәхмәт тә әйтергә тиешме? Минем бар нәрсәм чын күңелдән: әйтсәм – әйтәм, җырласам җырлыйм..
- Африка егете Оливерны каян таптыгыз? Аны татарча җырларга сез өйрәттегезме?
- Мин аны интернеттан таптым. Ул бик тырыш, КФУны бик яхшы билгеләргә тђәмамлады. Татарстанда Африка халкының Президентлары дәрәҗәсендәге кеше. Ул тљрле киңәшмәләргә йөри. Бик акыллы, тљпле. Үзе теләп татарча өйрәнде, татарча җырлый.
- Аның татарча җырлавы өчен дә сезне тәнкыйтьләделәр бугай?
- Булды андый хәл. Бер татар галиме: “Мы татары великий народ... У нас свои артисты есть. Почему не даете петь татарам, а африканцам”, – дип миңа урысча язган иде. Үз телен хөрмәт итмичә, рус телендә сөйләшүчеләргә: “Мине өйрәткәнче, татарча язарга өйрән башта. Великий народ дип кычкырып йөрергә була, эш күрсәтергә кирәк”, – диясем килә.
- Сез сәхнәгә чыкканда таза идегез. Хәзер күз тимәсен, сылу, зифа гәүдәле. Моңа ничек ирештегез? Күптән түгел генә бер сайтта сезне иң күп пластик операция ясаткан җырчы дип яздылар.
- Бер вакыт 48 килограммга калган идем. Җаның тыныч булмаса, үзеңнең үзең ябыгасың. Хәзер 8 килога тазардым. Диета тотканым юк. Ашыйм һәм ашаячакмын. Пластик операцияләр ясатканым юк. Сайттагы ул язма минем ачуымны китерде. Доцент, хирург минем фотога карап: “Борынына 3 операция, књзен, иренен ясаткан. Кимендә 7 операция үткән”, – дигән. Шаккатам, ике югары белемле, 40 яшен тутыра торган, балалы хатын турында күпме җүләр әйберләр язарга мөмкин инде. Билгеле мин моңа битараф кала алмадым. Татарстанның экспертизалар ясый торган хезмәтенә шалтыраттым. Анда: “Килегез, 5 минут эчендь экспертиза ясап, бернинди дә пластик операция ясатылмган,” – дип белешмә бирәбез диделәр. Адвокатлар белән дә киңәшләштем. Алар: “Шул документ белән судка мөрәҗәгать итсәгез, “халык алдындагы кешегә яла ягу” дигән маддә буенча, гайбәт таратучы кешене 3 елга ирегеннән мәхрүм итњ яный”, – диделәр. Бу шулай ук социаль челтәрләрдә яла ягучыларга һәм янаучыларга да кагыла. Тик минем ул дәрәҗәгә төшеп, вакланып йөрисем килми. Миңа кешеләрне төрмәгә утырту кирәкми. Әмма, шунысы кызганыч, миңа фото аша ялган бәя биргән белгечкә хатын-кызлар хәзер дә йөриләр. Кеше язмышлары белән акча эшләүче андый “белгечләр” не эштән куарга кирәк.
- Димәк, сез гайбәтләр артыннан йөреп вакланмыйсыз?
- Шулай да аларга битараф та кала алмыйм. Хаксызга рәнҗетүләр кәефне кыра. Минем һәм Илфак турында белер-белмәс нәрсәләр язучылар күчеш чорындагы баланың да психикасын боза бит. Мин аны әтиең әйбәт кеше иде дип тәрбиялим. Ә социаль четәрләргә теләсә нәрсә язучылар Илфакны хурлап, мине яманлап, Нариманны миннән биздермәкче булалар. Бәгенге көндә мин баламның бердәнбер ышанычлы терђәге. Улымны миннән биздерергә теләүчеләргә мин Аллаһы Тәгаләдән: “Кулы, аягы булган бу сәламәт бәндәңә акыл да бир инде”, – дип сорыйм.
- Газета укучыларыбыз Илсөя нигә бик күп пилмән, кәтлитләр ясый икән диләр.
- Гел гастрольдә йөргәч, улым ач тормасын дим. Кәтлит, пилмәннәрдән тыш кечкенә порцияләргә шулпа да әзерләп китәм.
- Зур арбузлар кемнең бакчасында үсә?
- Әти чирләгәч, бу җәйдә туган авылым Иске Шөгергә еш кайтылды. Сез Энҗе апа бакчасын әйтәсездер. Әйе, аның уңышы мул булды: арбуз, эре виноград, тәмле сортлы помидорлар...
- Буш вакытларыгызны кайда үткәрәсез?
- Мин – табигать баласы. Әтием башта нефтьче, аннары урманчы булды. Шуңа күрә балачагым, яшьлек елларым табигать кочагында узды. Мин дару үләннәрен аерам. Кайса агачтан нәрсә эшләсәң яхшырак булганнын, мүккә карап кая көньяк, кайда төньяк икәнен әйтә алам. Мин – урман кызы. Буш вакытларымда хәзер дә табигатькә чыгам. Тәнемә һәм җаныма – ял, иҗатыма илһам алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев