Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәт бала – иң зур бәхет

Һәр хатын-кызның һәм һәр яшь гаиләнең хыялы - түземсезлек белән көтеп алган баланың сәламәт булып дөньяга килүе. Моның өчен булачак әти һәм әни тарафыннан нинди таләпләр үтәлергә тиеш соң? Карындагы бала сәламәтлегенә тәэсир итә торган тышкы факторлар нидән гыйбарәт һәм аеруча кайсыларын игътибар үзәгеннән төшерергә ярамый. Бу хакта 4нче шәһәр...

Һәр хатын-кызның һәм һәр яшь гаиләнең хыялы - түземсезлек белән көтеп алган баланың сәламәт булып дөньяга килүе. Моның өчен булачак әти һәм әни тарафыннан нинди таләпләр үтәлергә тиеш соң? Карындагы бала сәламәтлегенә тәэсир итә торган тышкы факторлар нидән гыйбарәт һәм аеруча кайсыларын игътибар үзәгеннән төшерергә ярамый. Бу хакта 4нче шәһәр шифаханәсе акушер-гинекологы Венера Илдус кызы Харисова белән сөйләшәбез.

- Сүз дә юк, бик күп нәрсә әти-әнидән, аларның тормышка мөнәсәбәтеннән, иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыннан тора. Туачак баланың яшь гаилә тарафыннан планлаштырып дөньяга килүе, минемчә, бик тә мөһим. Элек-электән һәр бала үз бәхете белән туа дисәләр дә, үзен корсакта чакта ук яратуларын тоеп дөньяга килгән сабый тормышта кыюрак та, талантлырак та була.

- Венера Илдусовна, кызганычка каршы, соңгы елларда хатын-кызлар арасында бик теләп тә бәби таба алмаучылар саны арта. Шушы өлкәдә озак еллар хезмәт куйган табиб буларак, Сез бу хәлне ничегрәк аңлатасыз?

- Әйе, андый гаиләләр дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә безгә. Әйтик, ике арада мәхәббәт тә, йортта байлык та бар - ә бала бәхете юк. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ләкин, нигездә, кыз баланың үз сәламәтлегенә тиешле игътибар биреп җиткермәве, дөресрәге, җавапсызлык күрсәтүе күңелсез хәлләргә китерә, дияр идем. Статистикага гына мөрәҗәгать итик: Россиядә кызларның 46 проценты 16 яшьтән җенси тормыш белән яши башлый. 19 яшьлекләр арасында бу күрсәткеч 64 процент тәшкил итә. Ярты еллап яшәгәннән соң, әлеге кызларның 50 проценты авырга уза һәм күп очракларда бала табарга теләмәү аборт белән тәмамлана. Нигездә, медикаментоз ысул өчен тиешле вакыт узып китә һәм... әле бер тапкыр да бәби тапмаган кыз балага катлаулы хирургик операция ясала! Иң аянычы, Россиядәге хатын-кызларның 78 проценты алдан планлаштырмаган килеш, ягъни очраклы рәвештә авырга уза!

- Ләкин бит Россиядә хатын-кызларның абортка йөрүе яңалык түгел. Әйтик, моннан 20-30 еллар элек тә безнең әниләр 4-5әр бала да үстергән, арасында берничәсен "төшерткән" дә. Эшләре дә безнекеннән күпкә авыр булган...

- Бу сорауга җавап бер генә: ул елларда хатын-кызлар күпкә сәламәтрәк булган. Бу, нигездә, экологиягә, ашый торган ризыгыбызның сыйфатына да бәйле. Әйтик, бүген бер генә тапкыр аборт ясаткан кыз бала гомерлеккә бәби табу бәхетеннән мәхрүм булырга, тагын да аянычы: инвалид калырга мөмкин. Эндометрит, аналыктагы рецептор аппарат эшчәнлеге бозылу, авырның әледән-әле төшүе кебек күңелсез хәлләр бер генә гаиләгә дә куаныч өстәми. Шуңа күрә кечкенәдән үк кыз баланың сәламәтлеге, бәхетле киләчәге әти-әни җаваплылыгында икәнен онытмаска кирәк.

- Инде бәби табуны бераз кичектереп торырга уйлаган гаиләләр өчен бүген табиблар нинди саклану чаралары тәкъдим итә?

- Югары сыйфатлы контрацепция ысулларының дистәләгән төре (КОК, ПОК, пластырьлар, аналык муенчыгына куела торган саклану чаралары, презервативлар) нәтиҗәле кулланыла бүгенге гинекологиядә. Үз сәламәтлекләренә битараф булмаган хатын-кызлар өчен авырга калудан саклану чаралары җитәрлек.

- Хәер, боларның барысы хакында да тулы мәгълүматны интернет челтәреннән дә табарга була. Яшерен-батырын түгел, бүген әлеге "хикмәтле" тартмада табиб билгеләмәсенә дә, халык медицинасы киңәшләренә дә, галимнәр фикеренә дә кытлык юк.

- Ләкин һәр кешенең организмы үзенә бертөрле. Кемгәдер яраган киңәш икенче берәүнең сәламәтлегенә зыян салуы ихтимал. Шуңа күрә без, табиблар, кабатлап искәртәбез, нинди дә булса дәвалау чарасын белгеч белән киңәшләшмичә кулланырга ашыкмагыз!

- Бәби алып кайтырга ниятләгән яшь гаиләгә тәҗрибәле акушер-гинеколог киңәше нидән гыйбарәт?

- Иң мөһим киңәшем - һәр гаиләдә балага узу булачак әти һәм әни тарафыннан алдан планлаштырылып, бөтен җаваплылыгын аңлап башкарылырга тиеш. Сәламәт әти-әнидән генә сәламәт бала туа дигән тәгълиматны да истән чыгармаска кирәк. Иң беренче эш итеп, әлбәттә, җитәкләшеп табиб янына килергә. Ул тәкъдим иткән барлык тикшерү-анализларны да тапшырырга. Барлык белгечләрнең дә консультациясен үтәргә. Нинди дә булса тайпылыш булган очракта, кичекмәстән дәваланырга кирәк. Авырлы хатын-кызга иң зур таләп - исерткеч эчемлекләр, шул исәптән, сыра, наркотиклар куллану, тәмәке тартудан катгый тыелу. Шулай ук, тоз, кофе, каты чәй эчүне киметергә киңәш ителә. Йокы 6-8 сәгатьтән дә ким булмасын. Балага узган хезмәткәрне эш урынында да авыр физик эшләрдән азат итәргә тиешләр. Гомумән, бәби көтүче хатын-кызның сәламәтлеге закон тарафыннан яклана.

- Бүген авырга узган барлык хатын-кызларга да фолий кислотасы, йод препаратлары кабул итәргә тәкъдим итәләр. Бу Европага сукырларча иярү ихтыяҗыннан гына килеп туган "шаукым"мы, әллә чынлап та туачак бала организмы өчен файдалымы?

- Ышанасызмы, авырлы хатын-кызларның фолий кислотасын кабул итүе нәтиҗәсендә, соңгы берничә елда гына тумыштан йөрәк өянәкле балалар тууы бермә-бер кимеде. Европада, чыннан да, хатын-кызлар күпкә әзерлеклерәк һәм анда әлеге бик тә кирәкле препаратны булачак әниләрнең 56 проценты куллана. Шуңа күрә патология белән туучы балалар да юк дәрәҗәсендә. Ә безнең илдә әлеге күрсәткеч нибары 5-7 процент тәшкил итә. Ягъни булачак әниләрнең шушы кадәр өлеше генә фолий кислотасын кабул итә. Ә йодка килгәндә, әлеге препарат туачак сабыйның акыл эшчәнлеге өчен җавап бирә.

- Сабый туу - һәр гаилә, һәр хатын-кыз өчен чиксез бәхет. Ә соң озак еллар көтеп тә, бәби табу бәхете килмәсә, нишләргә? ЭКО ысулы белән бәбигә узу хакында фикерегез?

- ЭКО, ягъни экстракорпораль ысул белән орлыкландыру балага узмауны дәвалауның бер ысулы булып тора. Хатын-кызның күкәй күзәнәге аналык эчендә түгел, ә махсус мохитта орлыкландырыла һәм аның организмына инде берничә күзәнәктән торган, җитлеккән эмбрион урнаштырыла. Яралгының алга таба үсеше табигый юл белән орлыкландырылган эмбрионныкы кебек үк. Мондый ысул, кагыйдә буларак, кече оча сөяге органнарында ялкынсыну белән бәйле авырулар кичергән һәм шуның аркасында авырга уза алмаган хатын-кызларга тәкъдим ителә. Шулай ук ир кеше организмында сперматозоидлар саны җитешмәү яки аларның артык сүлпән хәрәкәт итүе дә балага узмауга сәбәп булырга мөмкин.

- Әлеге ысулның технологиясе нидән гыйбарәт һәм хатын-кыз ничегрәк кичерә әлеге процедураны?

- Бу ысул безнең илдә яңа гына кулланыла башлаган чорларда хатын-кыздан күкәй күзәнәген алуны да, җитлеккән эмбрионны күчереп утыртуны да хатын-кыз организмы авыррак кичерә иде. Әзерлек чорында да дистәләгән инъекцияләр алырга туры килә иде. Медицина бүген шулкадәр алга киткән: хатын-кыз әлеге процедураларны сизми дә кала. Эмбрион да аналыкка махсус катетер ярдәмендә бернинди авыртусыз урнаштырыла. Процедура стериль мохиттагы лаборатория шартларында башкарыла. Ике атнадан соң хатын-кыз авырга узу-узмавын раслау өчен кан бирә. Ә авырга узганнан соң, баланы башкалар кебек үк 9 ай дәвамында, шундый ук таләпләрне үтәп күтәрә.

- Венера Илдусовна, нәрсә белән булса да аерыламы андый балалар? Әлеге ысулны бер тапкыр кулланганнан соң, табигый юл белән бәби алып кайту мөмкинлеге сакланамы?

- Нәрсә белән аерылсын ди, нәкъ шулай ук: әтисенең һәм әнисенең чалымнарын үзенә күчергән сабыйлар тәүге тапкыр аваз салып, дөньяга килә. Аларга әти-әни мәхәббәте, мөгаен, күбрәк тә салынадыр. Чөнки баланың тууын күпме борчылулар аша дулкынланып, алдан ук аның һәр күзәнәген яратып көтеп алалар бит! Аннан соң, мондый балаларда генетик патология белән бәйле авырулар булмый да, чөнки алар эмбрион хәлендә булганда ук кисәтелә. Күкәй күзәнәкләренең иң көчлеләре, иң сәламәтләре генә сайлап алына. Бу ысулның уйлап табылуы күпме парларга бәби алып кайту бәхетен бүләк итүен исәпкә алсак, галимнәргә афәрин диясе генә кала. Безнең шәһәрдә ЭКО ысулы белән беренче бала 1998 елда туды. Аңа бүген 16 яшь, искиткеч талантлы, спорт, музыка белән шөгыльләнә.

Ә кабат бәби табу мөмкинлегенә килгәндә, Америкада 30-35 ел элек туган балалар - бүген үзләре берничә бала тапкан әниләр. Безнең шәһәрдә ЭКО белән бәби тапкан хатын-кыз ел ярымнан соң үзе балага узды. Димәк, яңа ысул хатын-кызның табигый юл белән балага узу сәләтенә һәм физиологиясенә зыян китерми. Ә хатын-кызларга табиб буларак, иң зур киңәшем: үз сәламәтлегегезгә һәм кызларыгызның саулыгына туган көненнән үк һәрдаим игътибарлы булыгыз. Гигиена таләпләрен төгәл үтәү шулай ук тупырдап торган сәламәт бәби табуның иң мөһим алшарты икәнен истән чыгармагыз!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Рәзинә Насыйбуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев