Сәламәт тәндә - сәламәт рух
Быел “Татарстан чаңгы юллары - 2021” чаңгы ярышлары өчен һава торышы бик матур булды.
Февральнең уртасы булса да, урамга яз исе таралган. Шуңадыр да инде ярышларда катнашучылар шактый күп. Стартка балалар бакчаларына йөрүчеләрдән башлап, лаеклы ялдагы әби-бабайлар баскан. Мәгариф учреждениеләре бу юлы да ярышларда катнашучыларның саны буенча беренчелектә. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, - диләр әби-бабаларыбыз. Шуңа күрә укучыларны яшьтән үк физкультура һәм спорт белән дус булырга өйрәтергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнгән балалар сәламәт тә, тырыш та булалар. Гадәттә алар яхшы укыйлар да”, - ди Гали Акыш исемендәге 84нче лицей директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова.
Ярышлар “Яр буе” паркында булды. Буш вакытларын чаңгы шуып, файдалы итеп уздырырга дип килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов, аның урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәһәрдәшләребезгә уңышлар теләделәр. 80 казый ярышларның гадел баруын күзәтеп, җиңүчеләрне билгеләде.
“Татарстан чаңгы юллары -2021” ярышларында Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма җитәкчеләре дә актив катнашты. Алар 2 км. лы дистанциядә узыштылар. “Безнең коллектив ярышларда һәрвакыт актив катнаша. Һава торышы шәп, кәефләр күтәренке”, - ди ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.
“Энергетик” мәдәният хезмәткәре Рөстәм Фәттахов та ярышлардан канәгать. “Көн матур, рәхәтләнеп чаңгыда шудык. Рәхмәт, халык өчен спорт бәйрәме оештыручларга”, -ди ул.
Чыннан да чаңгы ярышлары спорт бәйрәме итеп оештырылган иде. Шәһәребезнең иҗат коллективлары мәдәни программа әзерләгән, теләгән кеше кайнар чәй дә эчә алды. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен саклады.
Финишка беренче, икенче, өченче булып килүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң күп бүләкне “Титан” спорт мәктәбенә йөрүчеләр алды. Хәйретдинова Арина, Сафин Ильмир, Харлова Анастасия, Закиров Кирилл финишка беренче килделәр.
18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында “Электр челтәрләре” предприятиесе хезмәткәре Вәлиева Рамилә беренче урын яулады. 5 км.лы дистанциядә ТЭЦ хезмәткәре Степанов Юрий икенче урынга чыкты.
Ветеран хатын-кызлар арасында 2 км.лы дистанцияне уңышлы үтеп Юсупова Нурия быел да җиңүче булды. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, ярышларда актив катнашучылар арасында Габдрахманов Рәис, Фазуллин Ришат, Корчукова Аннага җиңү бәхете елмайды.
Гомумән алганда, бу көнне чаңгы ярышларына килүчеләр барысы да җиңүче. Алар үз-үзләрен җиңеп, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыттылар, ялларын файдалы итеп уздырдылар.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев