Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре йөзүдә көч сынашты

«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Чаллы шәһәренең медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды.

Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылды.

Ярышларны ачу физкультура диспансерының баш табибы, ярышларның баш судьясы Рафис Әхмәтҗановның котлау сүзләре белән башланып китте. Ул барысына да яхшы кәеф һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.

Катнашучылар үзләрен шәхси зачетта сыный алдылар. Йөзү дистанциясе ирекле стиль белән 50 метр тәшкил итте.

Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы) күрсәтте, икенче урында – Ирек Шәрипов (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе), өченчедә – Валерий Кондаков (Йогышлы авырулар хастаханәсе).

Хатын-кызлар арасында беренчелекне Светлана Артемьева (Сугыш ветераннары өчен госпиталь) яулады, аның артыннан икенче урында – Виолета Магбутова (Йогышлы авырулар хастаханәсе), өченче урында – Анастасия Арбузова (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе).

Призерларга һәм җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт бассейн