Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлекләре чиклеләр "Плюс-минус спектакль" тәкъдим итәчәкләр

17 гыйнварда рус драма театрында Чаллы халкына "Плюс-минус спектакль" - беренче заттан театр күрсәтәчәкләр.

Сигез кыз, заманча социаль театр инструментларын кулланып, инвалидлык белән яшәү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Проект "Солнце внутри" фонды һәм спектакль режиссеры Ксения Шачнева ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 
Постановка федераль мәйданчыкларда бүләкләр алырга өлгерде инде. Әйтик, "Плюс-минус спектакль" "Үзенчәлекле караш" форум-фестивале җиңүчесе булды. Шулай ук "Плюс-минус спектакль" Long list ка Россиянең иң төп "Алтын битлек" театр премиясенә эләкте.
"Инде" республика басмасы 2021 ел нәтиҗәләре буенча "Ел спектакле"нә "Плюс-минус спектакль" номинацияләде. Билгеләп үтик, Чаллыда бу бердәнбер инклюзив спектакль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль