Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үсмерләр бер төн эчендә биш йортны талаган 18+

Бу хәл Башкортстанның Иглин районында булган.

Урман авылында бер төн эчендә биш йортны талап чыкканнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре каракларның эзенә тиз төшә. Таланган йортларның хуҗалары — Уфа кешеләре, алар кышкы вакытта дачаларына килми диярлек. 15 һәм 21 яшьлек егетләр, шуннан файдаланып, тәрәзә аша кергәннәр һәм йортларны талап чыкканнар.  

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яшьләр йортлардан металл әйберләр һәм электр чыбыкларын алып чыккан, аларны тимер-томыр кабул итү пунктына тапшырганнар.  

Үсмерләр полиция бүлегендә күрсәтмә биргән. 21 яшьлек егетнең кеше үтергән өчен хөкем ителгән булуы ачыкланган. Каракларның кечерәген яшәгән урыннан читкә чыгып китмәү турында подписка астында өенә кайтарып җибәргәннәр, өлкәне тоткарланган.

 

 

 

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев