Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Снюс — заман афәте

Ул таралмасын өчен катгый чаралар күрү зарур

Балалар һәм үсмерләр арасында снюс яки “суыра торган тәмәке” коточкыч тизлектә тарала башлады. Аны хәзер балигъ булмаганнарга теләсә кайсы урыннарда, хәтта кибетләрдә дә саталар. Социаль челтәрләр дә шушы төтенсез тәмәкенең рекламасы белән тулган.Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар һәм үсмерләрнең снюс куллануы бик куркыныч булуы турында кисәтә. Снюс буларак билгеле суыра торган тәмәкене куллану балаларда һәм үсмерләрдә никотинга бәй­лелек тудыра, ул үз-үзеңне агрессив тотуга китерә һәм йокының сыйфатын начарайта, дип белдерәләр Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Табиблар белдерүенчә, снюста никотинның концентрациясе бик югары. Шуңа да аны куллану бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бары тик ноябрьдә генә мәктәп укучылары арасында снюс белән агу­лануның берничә очрагы теркәлгән. Алтай краенда 8нче сыйныф укучысы тын ала алмый башлагач, реани­мациягә эләгә. Соңыннан ачыклануынча, ул снюс кулланган була. Шуңа охшаш хәл Яр Чаллы шә­һәрендә дә булган. Кызганычка каршы, Новосибирск өлкәсендә 7нче сыйныф укучысын коткара алмыйлар, ул никотиннан агуланып үлә. Снюс белән агулану очраклары Башкортстанда да булды. 12 яшьлек малайның “кәнфит” ашап, дәваханәгә эләгүе турында матбугат басмалары язып чыкты.
15 яшьлек укучы мондый төтенсез тәмәкенең бер төрен интернет аша заказ биреп алган була. Мәктәптә ул 12 яшьлек укучыны да сыйлый. Үсмер малайга әлеге снюсны кәнфит дип бирә.
Начар гадәт үсмерләр арасында тиз тарала, өстәвенә, җитештерүчеләр аларны чагу төргәкләрдә кәнфит һәм мармелад рәвешендә чыгара.
Белгечләр сүзләренә караганда, снюс куллану балигъ булмаганнарның сәламәтлек торышына тискәре йогынты ясый. Аны суырганда никотин канга эләгә һәм агулануга китерә. Нәтиҗәдә, үсмерләр никотинга гына бәйле түгел, агрессив та була башлый. Йокы һәм аппетит начарлану күзәтелә.
Шулай ук Бөтендөнья сәла­мәтлек саклау оешмасы экспертлары раславынча, аны кулланганда “авыз куышлыгы авырулары” килеп чыгу куркынычы бик югары. Тешләр какшау, пародонтоз, уртлар авырулары күзәтелә.

Нәрсә соң ул снюс?

Бу — вакланган тозлы тәмәке, кайчагында анда арома­ти­заторлар һәм дым саклаучы матдәләр өстиләр. Тәмәке тартучы кешеләр тарту тыелган урыннарда (әйтик, поезд яки самолетта) никотин дозасы алыр өчен шуны куллана.

Үсмерләр нигә аңа алдана?

Вконтакте һәм башка социаль челтәрләрдә снюс сатып алу өчен бик күп пабликлар бар.
Мәктәп укучыларының бу нәрсәгә кызыгуына аптырарлык түгел — аның исе юк, шуңа әти-әнидән яшерү җиңелрәк. Әле ул кыйммәт тә түгел — “түгәрәк төргәк”ләрнең бәясе 150-200 сумнан башлана.
Шунысы мәгълүм, Европа иллә­рендә (Швеция һәм Нор­вегиядән тыш) аны сату һәм куллану рәсми рәвештә тыелган.
Русиядә снюс 2015 елда, Дәүләт думасы “суыра торган тәмәке” белән сәүдә итүне тыю турында закон кабул иткәч, тыелган иде. Кызганычка каршы, 2016 елдан аны чәйни торган тәмәке сыйфатында кертә башладылар. Хәзер аны онлайн кибетләрдә дә, тәмәке сатыла торган башка урыннарда да алырга була.
Бу 2010 елда спайс һәм психоактив катнашмаларга бәйле булган хәлне хәтерләтә. Спайс­ларның формулалары еш үзгәреп торганга күрә, аларны тыеп та өлгерә алмыйлар иде. Үсмерләр күпләп агулана башлагач кына, 2015 елда Русиядә спайс сатуны тыю турында закон кабул ителде.
Снюска каршы да нәкъ шундый чара кирәклеге көн кебек ачык. Кайбер төбәкләрдә активистлар бу афәткә каршы көрәшкә чыгып, полиция белән бергәләп, снюс сатучыларга каршы чаралар күрә башлады.

 

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Snyus--zaman-af-te-29502/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев