"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бер кап акмайны йомшартырга алып куябыз, 1 йомырканы ярты стакан шикәр белән туглыйбыз.
Шуңа 4-5 аш кашыгы каймак, чеметем тоз, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч салып, камыр басабыз.
Камыр артык каты булырга тиеш түгел.
Әзер булгач, аны читкә алып куеп, эчлеген ясыйбыз.
1 кап эремчеккә бер йомырка, бер аш кашыгы каймак, 1/3 стакан шикәр комы салып болгатабыз.
Искәрмә: миксер белән болгатмыйбыз. Духовкага озатыр алдыннан сочниларның өстенә тугланган йомырка сөртәбез.
Менә шундый гади генә рецепт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев