Сөякәйле балачагым сагындыра
«Тары боткасы, пешкән күкәй, язгы су белән кайнаган чәй. Бик тәмле була иде...»
Минем туган авылым Сөякәй Мөслим районында ямьле Ык буена урнашкан – ул таллары, зифа каеннары, төз наратлары, җиләкле-чәчәкле аланнары, шомырт, сирень исе бөркеп торган миләшле, баланлы, чикләвекле урманнары! Яшем менә 70кә таба барганда барысы да искә төшә: балачак-бәбкә үләнле яшел хәтфәдәй су буйлары, чиста сулы Калмия елгасында чыр-чу килеп су коенган чаклар, әбекәйләр белән капчыкны тутырып балан кәшәнкәләре өстерәп кайтулар; мәктәп еллары – Яңа ел күчтәнәчләре, 8 Март бәйрәмнәре – әнкәйләр өчен дип кулъяулык, өстәл япмасы кебек үз кулларыбыз белән чиккән бүләкләр. Бу бүләкләрне дә без әбекәйләр янында, алар кич утырырга җыелганда бергәләп әзерли идек. Зуррак сыйныфларга киткәч – карлы-яңгырлы мәктәп юллары. Күз ачкычсыз буранлы, сукмаксыз иде алар. Аннан адашмаска дип әткәй-әнкәйләрнең чыбык тезеп чыккан тар гына юлчыклары. Шуларга сыенып йөри идек. Безнең мәктәп еллары төрле авылларда узды, соңгы еке елны 10 км йөреп укыдык. Иртә белән сәгать 5тә инде юлга кузгала идек. Онытыламыни ул! Рисала, Фәнил белән өчәү атлаганда шыр караңгыда безне үзебезнең Мухтарыбыз озата бара иде. Ни акыллы эт булган.
Без авыл балалары авылча инде – әнкәйләр әзерләгән бәлеш, өчпочмак, коймак, кыстыбый, кишер-бәрәңге тәкәсе, каз, үрдәк ите. Ничек тәмле иде алар! Һәрберсе мичтә әзерләнгән. Аш чуен казанда пешә иде. Яз җиткәч – ындыр. Һәммәбез – әби-бабайлар, бала-чага, әткәй-әнкәйләр бәрәңге утыртабыз. Бакча гөрләп тора. Май ае әле ул – Карга боткасы да. Һәр урам үзе үткәрә аны. Безнең урам Бәдри бакчасына таба олы яланда җыела. Тары боткасы, пешкән күкәй, язгы су белән кайнаган чәй. Бик тәмле була иде. Җәйге каникулларда авыл баласы чөгендер басуында. Ул күп, бик күп... Җәйге челләдә рәхәтләнеп җиргә ятып ял итәсең. Массаж да кирәкми, арканы кантарлы туфрак үзе иркәли, үзе сихәтен бирә. Яланаяклы табан астына да шифа иде ул. Чөгендер эшкәрткән арада печәненә өлгерәбез. Менә анысы икенче бер могҗиза – хуш исле, җиләкле, чәчәкле печән арыта да, тәмле итеп йоклата да. Печән вакытында йокы инде ул юк дәрәҗәсендә – чөнки яңгыр китереп ишкәнче җыеп өлгерергә кирәк, әз генә соңарсаң бетте. Тәмле ис тә бетә, ай буена басудан да кайтып кереш юк. Җәй шулай үз матурлыгы, үз шифасы, үз мәшәкатьләре белән узып та китә.
Көзгә кергәч тагын чөгендер, бәрәңге басуы – карлы-яңгырлы, сазлы басуда көн уза. Дәресләрдән соң, әлбәттә. Төнлә өйдә тынлык урнашкач дәрес хәзерләү. Мин тыныч төнне бик ярата идем. Ялгызың, беркем мәшәкатьләми – китап та син. Укы да укы, яз да яз. Башкалар йоклый, ә синең алдыңда өстәл тулы әсбап. Укуы да, эше дә, кыңгыраулы мәктәп еллары да, аякны көчкә өстерәп йөри торган сазлы юллары да – барысы да артта инде. Ә ничек сагындыра! Бергә укыган сабакташлар, яшел чирәмдә тәгәрәп үскән бер урам балалары. Кайсылары кая таралып бетте хәзер. Яшьләребез дә олыгайды. Балалар үстердек, оныклар караштык. Төрле һөнәр ияләре булып төрле җирләрдә хезмәт куйдык – балалар укыттык, сәламәтлек сагында тордык, мәдәният, сәнәгать өлкәсендә эшләдек. Сәнгать һәм спорт белән шөгыльләндек... Хәзер инде чәчләргә чал кергәндә, битләребездә җыерчыклар артканда бер-беребезне сагынышып Сабантуйларда, авыл бәйрәмнәрендә генә очрашабыз. Анда да кайберләребезне исемнәрне әйткәч кенә төсмерләп таныйбыз. Ә йөрәк һаман унсигездә! Җыйнаулашып утырып, дөньларыбызны онытып, яшьлек елларын искә алабыз, рәхәтләнеп көлешәбез. Һәр мизгелне яратып искә төшерәбез, шуклыкларыбыздан бераз оялабыз.
Туган җирем, туган туфрагым! Ничек булганбыз, ничек яралганбыз, ул безне шулай кабул иткән. Газиз балаларын җылы кояшы астына сыендырган, йомшак җылы җилләре белән иркәләгән, шифалы сулары белән юындырган, хуш исле үләннәре белән дәвалаган, яшенле яңгырлары белән бераз шөлләткән, җепшек карлары киемнәребезгә сарган…
Хәзер инде без канат чыгарган, олы юлга озатып калган авылыбыз да кечерәеп бара. Шау-шулы мәктәбебез дә юк, яше-карты җыелып күңел ача торган клубыбыз да күптән җир белән тигезләнгән, магазин да үз ишекләрен бикләп, мескен хәлдә ватык тәрәзәләре белән моңаеп утыра. Шәрип бабайның сиртмәле коесы да күренми, авыл башы чишмәнең урынын эзләсәң дә тапмассың. Салкын чишмәне дә камышлар басып киткән. Расил абыйның тимерче алачыгы беткәнгә дә, Тәһедип абыйның атлар утары юкка чыгуына да, Гайнетдин абый тегермәне бетүгә дә инде ничәмә-ничә еллар. Чөгендер эшләгәндә төшеп битебезне юа торган Айтык чишмәсе дә җимерек яр астында калган.
Замана җилләре һәрнәрсәгә үз төсләрен керткән. Урам да элекке матурлыгын җуеп тын гына утыра бирә – бала-чага тавышы да юк, көянтә-чиләк күтәргән апалар да күренми. Куркып та куясың – әллә авылым, туган җирем гомер көзләренә кереп бара микән? Бик кызганыч... Әле сирәк булса да йортларда утлар яна, этләр өргән, әтәч кычкырган тавышлар ишетелә. Бүгенге көндә авылымны, туган җиремне саклап яшәүче авылдашларыма мең рәхмәтле мин. Ходай аларны сәламәтлектән аермасын, яшәү ямен шушы туфракта тапкан безне каршы алып, озатып калучы туганнарыбыз, күршеләребез әле озак бик озак еллар бәрәкәтле, мул тормышта тыныч кына гомер кичерсеннәр иде. Алар безгә бик кирәк!
Тәслия Мәҗитова, рәссам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев