Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шойгу мобилизацияләнгәннәрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә кушты

Моңа кадәр ТР Президенты мобилизациягә алынганнарны аптечкалар һәм йоклау капчыклары белән тәэмин итүне йөкләгән иде.

Запастан чакырылган гражданнар кирәкле әйберләр һәм матди чаралар белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта Россия Саклану министры Сергей Шойгу РФ Кораллы көчләре җитәкчелеге белән үткәрелгән киңәшмәдә белдерде. Бу хакта хәрби ведомствоның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Кичә, 3 октябрьдә, Россия Хөкүмәте төбәкләргә үз бюджетлары хисабына икеләтә билгеләнештәге товарлар, пилотсыз аппаратлар, төнлә күрү өчен приборлар, бинокльләр һәм төбәп ату җайланмалары сатып алырга рөхсәт бирү турында карар чыгарды. Шулай ук документ запастан чакырылганнар өчен автотранспорт һәм запас частьләр, хәрби кием, туристлар җиһазлары, дарулар, шәхси гигиена чаралары һәм азык-төлек алырга рөхсәт итә.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизациягә алынганнарны аптечкалар һәм йоклау капчыклары белән тәэмин итүне йөкләгән иде.

Украинада махсус хәрби операция бу елның 24 февраленнән бирле бара. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә игълан итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт