Солдат боткасына - 25 килограммнан артык карабодай ярмасы! - ФОТОЛАР
Чаллыда яшь аралаш елмаеп бәйрәм итә торган Җиңү көне узды.
Сафлары елдан-ел сирәгәя барган ветераннарыбызны тагын да кадерли, җиңү һәм тынычлык хакы турында кабат уйландыра торган көн бу. 9 Майда шәһәребездә күпсанлы бәйрәм чаралары узды. Без исә Тукай яр буе паркында «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карап кайттык. Моннан тыш тәмле солдат боткасы белән дә сыйландык.
ФОТОЛАРНЫ МОННАН КАРЫЙ АЛАСЫЗ.
Парк уртасындагы кыр кухнясы янында халык мәш килде. Мондагы тәмле ботка исе бөтен тирә-юньгә таралган иде шул.
Пешекчеләр һәркемне ягымлы елмаеп каршы алалар, итле карабодай боткасын мул итеп салып бирәләр. Ботка янына тәмле ак икмәк һәм баллы чәй, компот та бар.
– Тукай яр буенда солдат боткасы пешерү акциясендә икенче ел рәттән катнашабыз. Моңа кадәр кыр кухнясын «Төзүче» стадионы каршына куеп, шәһәрдәшләрне анда сыйлый идек. Бер кеше дә моны сорамый, бу безнең инициатива, хәтта матур традициябез дип әйтә алам. Десантчылар союзында 100ләп ветеран бар, моннан тыш безгә Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары, инвалидларының Татарстан иҗтимагый оешмасының Чаллы территориаль бүлеге рәисе Эдуард Фоминых җитәкчелегендәге әфганчылар союзы да кушылды. Ботка пешерү эше авыр түгел! Моны алга таба да башкарырга уйлыйбыз. Шәһәрдәшләребезгә ботка пешерү өчен 25 килограмм карабодай һәм 75 граммлы савытларда 50 данә тушенка кулландык. Шулай ук берничә кап кара чәй дә сатып алдык, – дип сөйләде шәһәрнең ветеран десантчылар союзы җитәкчесе Михаил Клюшин.
Бәләкәй балалардан алып олы яшьтәге абый-апаларга кадәр рәхәтләнеп сыйландылар солдат боткасы белән, «Тәмле булган», дип мактап туймадылар.
Тукай яр буенда шулай ук матур концерт программасы да әзерләнгән иде. Шәһәрдәшләр бу көнне сугыш чоры җырларын, тетрәндергеч итеп шигырь укучыларны тыңладылар, җиңү вальсын карап, сокланып утырдылар. Шәһәрнең мәгариф идарәсе хезмәткәрләре дә матур чара оештырганнар иде. Аларның хор ясап сугыш җырлары башкаруы бөтен кешенең күңеленә хуш килде.
Бәйрәмгә 97 яше белән барган сугыш ветераны Мофтах бабай Нуретдинов та килгән иде.
– Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Күбесенчә кырда эшләдек, икмәк үстердек. 1943 елда мине сугышка алдылар. Башта Уфада 6 ай өйрәнүләр үттем, аннары десантчылар армиясенә озаттылар. Мин Могилев шәһәрендә хезмәт алып бардым. Аннары өченче Украина фронтында сугышта катнаштым. 1945 елның 8 маенда сугыш тәмамланды. Мин өйгә ялга кайтып килдем дә, танк училищесына укырга кердем. Анда ике ай өйрәнүләр үттем дә, Германиядә хезмәт итүемне дәвам иттем. Шулай итеп, тагын 5 ел танкта өйрәнүләрдә булдым әле. Туган якларыма 1950 елда гына кайттым әле!
9 Май – минем өчен бик олы, иң кадерле бәйрәм! Русча итеп әйтсәм, «родной» бәйрәмем. Ничә тапкыр исән калган кеше мин. Аллаһы Тәгалә яшәсен әле бу дигән күрәсең. Фашистлар шулай без окоплар ясаган җирләргә һөҗүм иттеләр дә, мин шунда могҗиза белән генә исән калдым. Аннары янымнан гына пулялар очып китте, анда да Аллаһым саклады! Атакага баргач, аннан да исән кайттым! Күпме кешене ятим итте бит бу каһәрле сугыш... Инде илләребез тыныч булысын! – дип теләде сугыш ветераны.
Дөрестән дә, үз гомерләре хисабына кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш каһарманнары турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен ачыграк аңлый барабыз. Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев