Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль ипотека – кичәге көн түгел

Соңгы елларда Чаллыда яңа йортлар, үзенең аерым стиле, инфраструктурасы булган микрорайоннар төзелә. Ә фатир сатып алырга, торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр өчен банклар күптөрле шартлар тәкъдим итә. Шуңа да карамастан, зур күпчелек өчен социаль ипотека бердәнбер фатир алу мөмкинлеге булып кала бирә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Чаллы бүлеге башлыгы...

Соңгы елларда Чаллыда яңа йортлар, үзенең аерым стиле, инфраструктурасы булган микрорайоннар төзелә. Ә фатир сатып алырга, торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр өчен банклар күптөрле шартлар тәкъдим итә. Шуңа да карамастан, зур күпчелек өчен социаль ипотека бердәнбер фатир алу мөмкинлеге булып кала бирә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Чаллы бүлеге башлыгы Альберт Николаевич Пузырев белән без әлеге программаның эшчәнлеге һәм халыкны кызыксындырган үзенчәлекләре турында сөйләшеп утырдык.

- Альберт Николаевич, соңгы бер-ике елда социаль ипотека буенча килешүләр төзү тукталып тора. Без бүген программа эшли дип әйтә алабызмы, бу социаль ипотеканың тукталуы, башкача әйтсәк, кризисы түгелме?

- Юк, программа, әлбәттә, эшен дәвам итә. Ул берничә өлештән тора. Беренчесендә гаиләнең социаль хәле, торак шартлары тикшерелә, ташламалы программадан файдаланырга хакы булу-булмау ачыклана. Болар белән шәһәр администрациясе шөгыльләнә.

Икенче өлештә гаилә белән безнең торак фонды арасында килешү төзелә. Һәм килешү шартлары буенча, без әлеге гаиләне өч ел эчендә фатир белән тәэмин итәргә тиеш булабыз. Программаның өченче өлеше ипотека өчен исәп-хисап ясалып бетүен һәм фатирның хосусыйлаштырылуын үз эченә ала.

Ә килешү төзүнең тукталып торуы вакытлы күренеш. Шәһәр администрациясе яңа төзелешләр өчен җир бүлеп бирми торып, без килешү төзи алмыйбыз. Социаль ипотека өчен җир участокларының 63нче комплекстан биреләчәге инде билгеле. Әмма төзелеш эшләрен башлап җибәрер өчен инженерлык структуралары (су, электр), төзеләчәк йортларның план-проектлары да кирәк. Социаль ипотека өчен биреләчәк җир мәйданы 5 елга исәпләнгән. Кыскасы, өстәмә исемлеккә теркәлгән 2500 гаиләне фатир белән тәэмин итү мөмкин булачак.

- Альберт Николаевич, өстәмә исемлектә торучы пенсия яшенә җитсә, аның белән килешү төзеләме?

- Гомумән алганда, пенсия яшендәгеләр, билгеле, программада катнаша алмый. Әмма кеше пенсия яше җиткәнче өстәмә исемлеккә теркәлеп кала икән, килешү, әлбәттә, төзеләчәк.

- Социаль ипотека программасы буенча инде төзелеп бетеп килгән йортлар бармы?

- Мәләкәс буенда берничә йорт төзелеп килә. Ике йорт 2015 елда сафка басачак. Берсе 2016 елда файдалануга тапшырылыр, дип уйлыйбыз. Бу йортлар буенча конкурс тәмамланды, дисәк тә ярый.

Шуны да әйтик - программада катнашучылар берничә категориягә бүленә. Бюджетта эшләүчеләр программада катнашучыларның 45 процентын тәшкил итсә, предприятие эшчеләре шулай ук чама белән 45 процент. Калган 10 процентка күп балалы гаиләләр, ятимнәр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм башка социаль яклауга мохтаҗ төркемнәр керә. Һәр төркем өчен аерым шартлар каралган. Әйтик, программага күпләп акча керткән "КАМАЗ", "Нефтехим", "Татэнерго" кебек предприятиеләргә без квота гына бирәбез - фатирлар предприятиенең үзендә бүленә. Без әзер исемлекләр белән генә эшлибез. Ә калган очракларда безнең программада катнашучылар фатирны интернет-кибет аша үзләре сайлап ала. Программага күбрәк акча керткән, зуррак балл җыйган катнашучыларның фатирны тизрәк "оту" мөмкинлеге бар.

- Альберт Николаевич, инде программаның өстенлекләре турында тагын бер кат искә төшерик...

- Торакның квадрат метры бүгенге көндә 27 500 сум. (Чагыштыру өчен, бүген яңа торакның квадрат метры коммерция оешмаларында 40-50 мең сум тора.) Программада катнашучы, фатирны алганчы, социаль ипотекага күбрәк акча кертеп калырга тырыша. Һәм бу бик дөрес тә - калган квадрат метрлар өчен елына 7 процент белән түләргә туры киләчәк. Әгәр килешү төзегәннән соң гаиләдә бала туса, дәүләт безнең программа нигезендә ике йөз мең сум, икенче бала туса, тагын ике йөз мең сум күчерәчәк. Фатир алгач, ипотеканы каплау өчен ана капиталы да кулланыла. Ипотека уртача 10-15 елга бирелсә дә (максималь срок - 28 ел), бурычны теләсә кайчан каплап бетерергә һәм фатирны хосусыйлаштырырга мөмкин.

- Гаилә ипотека өчен түли алмый башлый икән, нинди чаралар күрәсез?

- Һәрбер очрак аерым карала. Кредит түли алмау нинди дә булса җитди сәбәп белән бәйле икән (әйтик, гаилә башлыгы - төп акча табучының авырып китүе, бәла-казага юлыгуы, катлаулы операция ясалу), ташламаларга барабыз, график үзгәртелә. Тик нинди генә хәл килеп чыкса да, моны расларлык документ - белешмә кәгазе булырга тиеш.

- Программада нинди дә булса яңалыклар көтеләме?

- Килешү төзү тәртибен үзгәртергә - аны гадиләштерергә җыенабыз. Килешү кәгазьләрен һәркем электрон вариантта тутырып килә алачак. Бу озын чиратлардан котылу өчен кирәк.

Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев