Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль пенсияләр артачак

Социаль пенсияләрне индексацияләү, узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдә башкарыла.

2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде, бу 2021 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы күләменең 2020 ел өчен шул ук зурлыктагы чагыштырмасы.

2021 елда кабул ителгән Президентның яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен 8,6 % индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр шулай ук 8,6% ка индексацияләнә.

Чаллыда апрель ае индексациясе 9900гә якын социаль пенсия алучыларга һәм дәүләт пенсия тәэминаты пенсияләренә кагылачак.
Дәүләт пенсия тәэминаты пенсияләрен алучыларга хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар һәм һәлак (вафат) булган хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзалары керә.

Социаль пенсияләрне алучыларга төрле шартлар нигезендә иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажына ия булмаган, туендыручысын югалткан, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары билгеле булмаган балалар керә.
«Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына үткәреләчәк. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнаштыру факты индексациядән генә түгел, ә бөтен пенсиядән дә мәхрүм итә, чөнки аны пенсионер хезмәт иткән вакытта туктатып торалар», – дип билгеләп үтте РФ Пенсия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев