СПИД чигенергә уйламый
СПИДның тормышыбызга нинди афәт китерүе һәркемгә мәгълүм. Бу хакта табиблар да әледән-әле кисәтеп-искәртеп тора. Әлеге куркыныч вирусны йоктырган авыруларның соңгы чиктә нинди газапларга дучар булып гомерләре өзелү хакында да мәгълүмат җитәрлек. Ләкин, ни кызганыч, СПИД кимүгә бармый. Бүген дөнья күләмендә - 41 млн, Россиядә - 426 мең, Татарстанда - 13...
Хәер, реаль саннар бермә-бер югары. Авырулары кискен стадиягә җиткәнче, СПИДка анализ бирүне кичектереп, шул сәбәпле тагын берничә җенси партнерына вирус йоктыруны дәвам итүчеләрне исәпкә алганда, ил күләмендә ВИЧ-инфекциялеләр саны 1 миллионга якынлаша. Безнең республикада әлеге күрсәткеч якынча 20 000не тәшкил итә. Бу һәр 100 мең кешенең 498ендә вирус ачыкланган дигән сүз. Бу исемлектә Бөгелмә - I урында. Агымдагы елның сентябрендә биредә СПИДның 5,5 очрагы (100 мең кешегә) ачыкланды. II урында - Сарман, өченчедә - Чирмешән районнары. Ә менә соңгы елларда Чаллы СПИДка каршы көрәш үзәге үткәргән чараларның уңай нәтиҗәсе сизелә. Республикадагы 19 район арасында без 8нче урында.
- Ләкин Чаллыдан СПИД чигенә дип, тынычланырга иртә. 5-6 ел элек кенә безнең шәһәр бу өлкәдә "алда" иде. Агымдагы елның 9 ае дәвамында тикшерелгән 149 628 кешенең 191ендә (узган ел - 188) СПИД вирусы расланды. Иң аянычы, күпләр әлеге авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен ахыргача аңлап җиткерми. Соңгы елларда оештырылган илкүләм диспансерлаштыру вакытында да ВИЧ-инфекциянең берничә очрагы ачыкланды. 50-60 яшьтәгеләрнең "кара" исемлеккә эләгүе дә борчу тудыра. Гомумән, кайбер ир-егетләр, җилбәзәк кызлар очраклы партнерлар белән җенси мөнәсәбәткә керүгә бик җиңелчә карый. Кайберәүләр фахишә хезмәтеннән дә тайчынмый. Ләкин базаларда "рәхәтләнеп" ял итүнең нәтиҗәсе кызганыч.
Шуны онытмасак иде: СПИДтан тулысынча сихәтләнү мөмкинлеге юк! Андый вакцина әле уйлап табылмаган. Кыйммәтле препаратлар ярдәмендә гомерне азмы-күпмегә озайту мөмкинлеге генә бар. Ләкин бу тулы канлы яшәү түгел.Куркыныч вирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгәннән бирле, Татарстан җирлегендә 192 465 ВИЧ-инфекцияле авыруның, шул исәптән, әниләренең йөгәнсезлеге аркасында вирус йоктырган 690 сабыйның гомере өзелде. Агымдагы елда гына Чаллыда 68 ВИЧ-инфекцияле үлде. Бүгенге көндә Чаллыда теркәлгән 1701 авыру арасында 10 сабый да бар. Нигездә, халыкның 15 яшьтән алып 49 яшькәчә өлешен "кыра" СПИД афәте. Татарстанда ел саен вирус йогуның 1200 очрагы теркәлү әлеге авыруга каршы көрәшне бермә-бер катгыйлату зарурлыгын тагын бер кат искәртә.
Сүз дә юк, СПИДка каршы дөньякүләм көрәшнең бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә тукталганы юк. Махсус үзәкләрдә, шәһәр, район шифаханәләрендә аноним тикшерү кабинетлары эшли. Һәр авыру ел дәвамында дәвалау препаратлары белән тәэмин ителә. ВИЧ-инфекцияле бер авыруны айлык дәвалау курсы, иң кимендә, 26 мең сумга төшә һәм ул дәүләт хисабына башкарыла. Гомумән, СПИДка каршы көрәштә авыру ялгыз түгел. Безнең Чаллы үзәге бүгенге көндә 13 объектка - 9 районга һәм 4 колониягә хезмәт күрсәтә. Безнең белгечләр көн саен юлда. Һәрдаим тикшерүләр алып барабыз.
Табиб буларак, әйтәсе килгән киңәшем бер генә. Дистә елларга сузылган газапка үзегезне һәм якыннарыгызны дучар итәсегез килмәсә, әхлакый чисталыкта яшәгез. Очраклы партнерлар белән җенси мөнәсәбәткә керүдән сак булыгыз! СПИД вирусы җенси юл белән, авыру кулланган уртак шприц аша, ВИЧ-инфекцияле әнидән сабыена, шулай ук вируслы канны салган очракта күчә. Елга бер мәртәбә тикшерелүдән тайчынмагыз. 26 ноябрьдә "Палитра" сәүдә йортында ВИЧ-инфекциягә чираттагы экспресс-тест үткәрәбез. Тикшерелү бушлай һәм нәтиҗәләре аноним, - диде ассызыклап, Чаллы СПИДка каршы көрәш үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире Радик Рәмис улы Шәйхетдинов.
Роспотребнадзор идарәсе шушы көннәрдә өр-яңа тәкъдим белән чыкты. Косметология салоннары хезмәткәрләре ВИЧ-инфекциягә мәҗбүри рәвештә тикшерелергә тиеш. Шулай ук наркотиклар кулланучылардан, фахишәлек хезмәте күрсәтүчеләрдән, гомосексуалистлардан һәм эш урыннары үзгәрү сәбәпле, ил эчендә күчеп йөрергә мәҗбүр булган эчке мигрантлардан эшкә урнашканда СПИДка анализ тапшыру таләп ителәчәк.
Боларның барысы да бик мөһим, әлбәттә. Ләкин СПИДка каршы иң көчле чара - ул әхлакый чисталык, пакьлек. Мәхәббәттә бер-береңә тугрылык саклау, гаилә кануннарын хөрмәт итеп яшәү. Минемчә, пакьлек булган җирдә йогышлы авыруларга урын юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев