Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөт тешләре сызлар да бетәр, димәгез

Теш сызлавын белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә балачакта теш авырта башласа, үкереп елыйбыз, табибка барырга куркабыз. Бер кечкенә теш бөтен хәлебезне ала. Тешләрне карап кына торырга кирәк тә бит... Шәһәребездә теш дәвалау шифаханәләре бик күп, әмма балаларыбызның бу өлкәдә сәламәтлеген кайгыртучы дәвалау учреждениесе берәү генә. 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсе...

Теш сызлавын белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә балачакта теш авырта башласа, үкереп елыйбыз, табибка барырга куркабыз. Бер кечкенә теш бөтен хәлебезне ала. Тешләрне карап кына торырга кирәк тә бит... Шәһәребездә теш дәвалау шифаханәләре бик күп, әмма балаларыбызның бу өлкәдә сәламәтлеген кайгыртучы дәвалау учреждениесе берәү генә. 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсе бөтен Чаллы балаларына хезмәт күрсәтә. Алай гына да түгел, мәктәпләрдәге стоматология кабинетлары да алар карамагында. Безнең бүгенге әңгәмәдәшебез шушы поликлиниканың баш табиб урынбасары Ралина Мөнәвир кызы Галиева.

- Ралина Мөнәвировна, сүзне дә шушы мәктәпләрдәге теш дәвалау кабинетларыннан башлыйк әле. Ата-аналарның күбесе мәктәптәге дәвалауларга ышанып бетми кебек, балаларын бирегә, шифаханәгә алып киләләр.

- Мәктәпләрдә безнең теш дәвалау кабинетлары заманча техника белән җиһазландырылган, аларда югары квалификацияле, балалар психологиясен аңлаган табиблар, шәфкать туташлары эшли. Бер теш табибына өч мәктәп туры килә. Ул чират буенча уку йортларына йөреп эшли, алай гына да түгел, якын-тирәдәге балалар бакчаларыннан да сабыйларны кабул итә. Бакчага йөрми торганнар мәктәптәге кабинетка килеп, тешләрен дәвалыйлар. Мәктәп стоматологларына зур җаваплылык йөкләнгән.

- Сезнең шифаханәгә шәһәрнең төрле почмакларыннан килгәч, чиратлар озындыр?

- Әйе, без 5 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларга хезмәт күрсәтәбез. Ата-аналарның нигә чират озын, дип зарлануларына шуны әйтәсе килә, бер ай көткәнче, мәктәптәге кабинетларга барсагыз, анда көтеп торасы юк, балагызның тешен тизрәк дәваларлар. Бүгенге көндә 44 мәктәптә теш табиблары эшли. Шифаханәдә исә табиблар җитми, чиратлар исә арта гына тора.

- Табиблар җитми дигәннән, бу ни белән бәйле?

- Хезмәтебез җиңел түгел, аннан бала психологиясе өлкәннәрдән тамырдан аерыла. Бүгенге көндә безнең шифаханәгә 50% табиблар җитми. Кечкенә черек тешне алу өчен дә сабыйны озак вакыт көйләргә туры килә. Әти-әниләр баланы теш табибына алып килгәнче әзерләмиләр. Бирегә килгәч, "врач только посмотрит", дип әйтүләре дөреслеккә туры килми.

Өлкәннәргә бер кирәкле киңәш бирәсе килә, мәктәптә эшләүче теш табибы бала артыннан әти-әнисеннән рөхсәт алу өчен, махсус кәгазьгә кул куюларын сорап җибәрә. Ләкин икенче көнне карасак, алар имзасыз, кул куелмаган була. Монда әллә теш дәвалаудан куркып, бала кәгазьне яшерә, әллә өлкәннәр бу эшкә битарафлык күрсәтә. Әти-әниләр игътибарлырак булсыннар иде. Мәктәпләрдә шул ук бездә эшләүче яхшы белгечләр кабул итә.

- Ралина Мөнәвировна, бүген балаларда нинди теш авырулары күбрәк очрый?

- Нигездә, кариес, ягъни тешләрнең череп бозылуы. Әгәр вакытында дәваламасаң, тешләр тагы да ныграк авырый, тамырлары, нерв җепселләре сызлый башлый, нәтиҗәдә, алып ташлаудан башка чара калмый. Мәктәпләрдә җиңелчә кариесларны дәвалыйлар, пломба салалар. Уку елы буе шәһәребездәге барлык мәктәпләрдә белем алучы укучыларны безнең табиблар тикшереп чыгалар, кирәк икән, дәвалыйлар.

- Димәк, ата-аналар мәктәптәге теш дәвалау кабинетларында эшләүче табибларга балаларын дәваларга рөхсәт итсеннәр һәм теш чирләрен булдырмау өчен даими рәвештә сабыйларын игътибарда тотсыннар...

- Үз җаныбыздан да кадерле балаларыбыз исән-сау, авырмый үссеннәр, дисәк, кечкенәдән кайгыртырга, кирәк икән, табибка алып барырга кирәк. Тештә кечкенә генә тап барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итегез. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була. Сөт тешләре сызлар да бетәр, димәгез, сабыйларны саклыйк!

Әңгәмәдәш -

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X