Стэнли кубогын яулаган татарстанлы очрашуга килде
Михаил Сергачев «Нефтехимик» боз сараен карарга һәм яшь хоккейчылар белән очрашырга килде.
Түбән Кама хоккей мәктәбендә тәрбияләнүче Михаил Сергачев «Тампа-Бей Лайтнинг» составында Стэнли кубогын яулаган беренче татарстанлы булды. Бүген ул туган шәһәренә килде, «Нефтехимик» боз сараен һәм хоккей клубының ачык тренировкасын карарга һәм яшь хоккейчылар белән очрашырга килде.
Фото: Дмитрий Николаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев