Студентлар эштән курыкмый, ул алардан курка!
Эшләп уку бүген гадәти күренеш. Студентлар укырга да, эшләргә дә, шуның өстенә бәйгеләрдә җиңәргә, сәяхәткә чыгарга да өлгерәләр.
Шундыйларның өчесе белән без дә сөйләшеп алдык.
Наилә Гобәева, 18 яшь:
– Мин Чаллыда Поташов исемендәге техник колледжның 2нче курсында укыйм. Шул ук вакытта бер кафеда официантка булып эшлим. Анда мин 2022 елның 29 маенда урнаштым. Бу көнне бик яхшы хәтерлим. Куркып кына барган идем, администратор ягымлы итеп бар нәрсәне аңлатты, шуннан тынычланып эшләп киттем. Стажировка үттем, өйрәндем. Ә колледжда сессия вакыты җитте. Уку белән беррәттән менюны ятлап, официант эшенә керештем. Миңа ул вакытта 17 яшь иде, шунлыктан кичке 10га кадәр генә эшләдем. Беренче көннән үк рәхәт булды, коллективка да тиз кереп киттем, кафеда миннән 2-3 яшькә генә зуррак кызлар-егетләр эшли иде. Русчалап әйтсәң, «мы на одной волне». Алар мине үз иттеләр. Уку турында әйткәндә, төрле чаклар була, ләкин мин «койрыклар» җыймыйм, вакытында тапшырып барам.
Акчага килгәндә, студентка беркайчан да җитми инде ул: матур киенәсе, бизәнгечләр аласы килә. Әни биргән акча бар барын, ул жәлләп бирми, әмма минем үземнең акча табасым килде. Үзең тир түгеп, көне буе аяк өсте чабып табылган акча, ай-яй, кадерле икән! Моны үзем эшли башлагач кына аңладым. Киләчәктә үз һөнәрем буенча эшләргә исәбем, ә кафеда эшләү бары тик акча юнәтү өчен генә. Эшләү кызыклы да, әлбәттә. Төрле кеше күрәсең, төрле кеше белән аралашасың. Гаиләләре белән кафега йөрүчеләр дә шактый.
Тормыш принципларыма килгәндә, мин һәрвакыт үзем белән көндәлек йөртәм. Аның иң матурын сайлап алам, чөнки ул рухландырырга тиеш. Көнлек план төзим һәм аларны үтәп барам. Башкарасы эшләремә, максатларыма әзер торам. Социаль челтәрләр белән мавыкмыйм. Китап укырга яратам. Вакытны дөрес бүләргә тырышам. Атналык эшләрне ял көненә өеп калдырмыйм. Ял да итә белергә кирәк.
Мин дуслар белән саф һавада йөрергә яратам. Бүген әле машина йөртү таныклыгына да укып йөрим. Анысы да тормышта кирәк булачак.
–––––––––––––
Гөлия Сафина, 21 яшь:
– Тумышым белән Чирмешән районы Түймәт авылыннан мин. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Чаллының медицина колледжына укырга кердем. Шәфкать туташы кирәкле һөнәрләрнең берсе дип саныйм. Минем әнием дә шәфкать туташына укыган, ләкин ул бу юнәлештә озак эшләмәде. Алай да медицина белеменең тормышта гел кирәге чыкты. Күпме кешегә ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Шуңадыр мин дә шушы һөнәрне сайларга булдым. Теорияне практикада ныгытсаң гына яхшырак үзләштерелә. Шуларны истә тотып, ике ел укыганнан соң эшкә урнашырга уйладым. БСМПда операция блогында санитарка булып хезмәт куям. Билгеле, җиңел түгел. «Уку – энә белән кою казу» дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Медицинада бигрәк тә! Бер генә дәресне калдырасы, иптәшләремнән артта каласы килми, имтиханнарны вакытында бирәсе иде дип тырышасың.
Әти-әнием эшләвемә каршы килсәләр дә, мин куелган максатымнан чигенмим. Алардан гел акча алу да уңайсыз. БСМПда эшләвемә дә ике ел тула. Эшли башлаганда уку белән хезмәтне берләштерү авыррак булды анысы, адаптация чорын кичердем. Ә хәзер күнектем, эшем дә бик ошый, бик теләп йөрим.
Төнге сменада эшләсәм дә, күп операцияләргә керергә туры килде. Төрле очракларны күрдем. Хәзер уйлыйм, нәкъ менә без кеше гомерен саклап калуда зур роль уйныйбыз икән бит. Яшәү өчен көрәшеп, тырышып-тырмашып ятучылар күпме... Аларга булышасың, хәлләрен белешәсең, су бирәсең... Шундый мәрхәмәтле һөнәр сайлаганмын дип сөенәм, кешегә ярдәм итә алуым мине эшкә канатландыра.
Һөнәремдә минем өчен иң мөһиме – алган белемем киләчәктә кешегә файдалы булсын. Группадашларыма уңышлар телим. Дипломлы белгечләр булып, үз һөнәребезне яратып эшләргә насыйп булсын.
Ә мин исә укып бетергәч, шәһәр поликлиникасына эшкә керергә ниятлим. Ашыгыч ярдәм фельдшеры булу теләгем дә зур. Кем белә бит, бәлки анда эшләргә дә насыйп итәр.
–––––––––––––
Розалина Закирова, 20 яшь:
– Мин Чаллы сәүдә-технологик колледжының 4нче курсында укыйм. 1нче курста вакытта ук эшкә урнаштым. Башта официант булдым, соңрак кафеда кайнар цехта повар булып эшләдем. Хәзерге вакытта кафеда пешекче, роллы, пицца ясыйм.
Укып эшләүнең төрле чагы була инде. Имтиханнар, зачетлар, хәзер менә диплом яклау – монысы аеруча да мәшәкатьле. Эштән төнге 11дә кайтып, төне буе дәресләр әзерләргә дә туры килә. Эшләп йөрүемә карамастан, зачеткамда гел «4»ле һәм «5»леләр генә. Уку йортында да, эш урынында да начар дип сөйләмиләр алай.
Эшләгән акчам үземә киенергә, ашарга, машинама заправкага җитеп бара, Аллаһка шөкер.
Бүген иң беренче максатым – кулыма диплом алу. Бу эшемне бик яратам, әмма анда калырмынмы, башка җиргә китәрменме – әлегә әйтә алмыйм. Институтка кереп, пешекче һөнәре буенча югары белем аласым килә, тормыш корып балалар үстерергә дә кирәк – болар минем хыялларым. Ул хыялларны тормышка ашырыр өчен бер эштән дә курыкмыйча җиң сызганып алга барырга кирәк дип уйлыйм. Яшьтәшләремә шуны әйтәм: эштән курыкмагыз, ул сездән куркып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев