Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Субсидия алу өчен яңадан теркәлү башлана

18 августтан 14 ноябрьгә кадәр җылылык өчен субсидия алучыларны яңадан теркәү узачак. Аның күләме керемгә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бәйле. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды. Искәртеп узабыз, мондый субсидияләр дәүләт тарафыннан гаиләдә җан башына керем 30 мең сумнан ким булган очракта бирелде. Субсидиянең күләме исә...

18 августтан 14 ноябрьгә кадәр җылылык өчен субсидия алучыларны яңадан теркәү узачак. Аның күләме керемгә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бәйле. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Искәртеп узабыз, мондый субсидияләр дәүләт тарафыннан гаиләдә җан башына керем 30 мең сумнан ким булган очракта бирелде. Субсидиянең күләме исә гражданнарның кеременнән һәм коммуналь хезмәтләргә түләү коэффициентыннан чыгып билгеләнде. Бүгенге көнгә әлеге субсидиянең күләме аена уртача 647 сумны тәшкил итә.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, 2012 елда мондый төр субсидия алырга хокуклы 515 мең гаилә исәпләнгән. Яңадан теркәлүгә якынча 120 меңләп кеше килер, дип фаразларын җиткерде министр урынбасары.

Әлеге субсидияне алу өчен нинди адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында түләү квитанцияләренең икенче ягында язылачак. Шулай ук гражданнарны кабул итүнең графигы да төзелә. "Әмма мондый мәгълүматларны хәзерге вакытта җылылык өчен субсидия алучыларга гына җибәрәчәкләр. Шуңа да, кем дә кем үзен бу өстәмә түләүне алырга хокуклы дип саный, ул чагында урыннардагы социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип белдерде Наталья Бутаева.

"Гражданнар социаль яклау хезмәтләренә үзләренә билгеләнгән вакытта гына килсен иде. Яңадан теркәү башлануның беренче көнендә килү генә аларга түләнәчәк субсидиянең күләменә йогынты ясамый", - диде министр урынбасары. Яңадан теркәлү узар өчен, "Электрон Хөкүмәт" порталындагы шәхси кабинет аша электрон чиратка басарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев