Суд 38нче мәктәптә эскәмияләрне алыштыруны таләп итә
Аларга ни булган?
38нче мәктәп ашханәсендә эскәмияләр таушалган. Аларга тиешенчә дезинфекция үткәреп булмый. Судка дәгъва белән Чаллы прокуроры чыкты. Моннан алда мәктәптә тикшерү булган.
Мәктәп җитәкчелеге эскәмияләрне үз көчебез белән буядык, яңаны сатып алырга акча юк, ди. Башкарма комитет та бюджет чыгымнарына 38нче мәктәп кертелмәде, дип җавап кайтарган. Мәктәпне киләсе елда капиталь ремонтлауга гариза язганнар.
Суд эскәмияләрне ярты ел эчендә яңага алыштырырга дигән карар чыгарды. Башкарма комитетка өстәмә финанслар бүлеп бирүне йөкләде. Карар әлегә үз көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев